Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетларны эчке туризмны үстерүгә кызыксындырырга тәкъдим итте

Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетларны эчке туризмны үстерүгә кызыксындырырга тәкъдим итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, ул дистанцион режимда узды. Парламентарийлар кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм, шулай ук эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин эчке туризмны үстерү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу вакытында билгеләп үткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда туристлык тармагының керемнәре 8 миллиард сум тәшкил иткән, шуларның 6 миллиарды федераль бюджетка, 2 миллиарды - төбәк бюджетына җибәрелгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Татарстанда туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә, бу максаттан дәүләт комитеты төзелгән, ул тармакны комплекслы үстерү эшен координацияли. Пандемия чорында ведомство тарафыннан күп кенә яңа кызыклы маршрутлар эшләнгән.

«Татарстанда, безнең популяр истәлекле урыннарыбыздан һәм юнәлешләрдән тыш, авыл һәм спорт туризмы торган саен күбрәк игътибарны җәлеп итә», - дип билгеләп үтте ул һәм федераль дәрәҗәдә әлеге юнәлешләрне үстерүгә ярдәм итүне сорады.

Шул ук вакытта республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, территорияләрендә тарихи объектлар урнашкан муниципалитетлар туристлык инфраструктурасын булдыру һәм карап тоту белән кызыксынмыйлар, чөнки алынган керем барлык федераль һәм төбәк бюджетларына керә.

«Федераль кануннар туристлык тармагы керемнәре исәбенә җирле бюджетларны тулыландыру мөмкинлеген күздә тотмый», - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм муниципалитетларны кызыксындыру өчен чаралар күрүгә игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук билгеләгәнчә, туристлык тармагы Россия регионнарының ил эчендә дә, аннан читтә дә инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыруга зур өлеш кертә.

Татарстан парламенты башлыгының тәкъдимнәре хупланды һәм профильле, шулай ук финанс ведомстволары тарафыннан каралачак.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар туризм турында яңа федераль закон кабул итү кирәклеге турында әйттеләр, чөнки хәзергесе 90 нчы еллар уртасында ук кабул ителгән, аның күп кенә нигезләмәләре үз актуальлеген югалткан.

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая әлеге законны мөмкин кадәр тизрәк эшләүгә керешү өчен законнар чыгаручылар советы мәйданчыгында ведомствоара төркем төзергә тәкъдим итте.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләсе буенча фикер алышу барышында Ирина Яровая кайбер регионнарда кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү өчен нәтиҗәле норматив-хокукый база төзелүенә игътибарны юнәлтте һәм безнең республиканың әлеге юнәлеш буенча эшен югары бәяләде.

«Без Татарстанның бизнеска ярдәм итүнең уникаль системасы, кредитлау буенча бердәм үзәк булдырылган бик кызыклы тәҗрибәсен анализладык. Бу башка төбәкләрдә кирәкле уңай тәҗрибә", - дип ассызыклады ул.

РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең барлык субъектлар өчен мөмкин булган иң яхшы төбәк чараларын анализларга, гомумиләштерергә һәм ясарга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.