Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Гамәлдәге кануннарга үзгәрешләр кертү өстендә эш тыныч һәм сыйфатлы алып барылырга тиеш - бу иң мөһиме"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Гамәлдәге кануннарга үзгәрешләр кертү өстендә эш тыныч һәм сыйфатлы алып барылырга тиеш - бу иң мөһиме"

Бүген утырыш тәмамлангач, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус пандемиясе парламент эшенә билгеле бер төзәтмәләр кертте, әмма депутатлар үз эшчәнлеген туктатмады, планлаштырылган чараларның бер өлеше дистанцион форматта узды, дип билгеләде. Килеп туган вәзгыять ТР Дәүләт Советы регламентына тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итте. 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан парламентарийлары тарафыннан гражданнарның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең 6 меңнән артык мөрәҗәгате алынган һәм каралган, бу 2019 елның беренче яртыеллыгы күрсәткечләреннән 16 процентка күбрәк. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада барлык эпидемиологик нормаларны үтәп ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чараларның бер өлешен, Җиңү Парадын, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирүен үткәрә алганнар.

Пандемиянең башыннан ук депутатлар һәм "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары сәламәтлек саклау учреждениеләренә, СОVID-19 нәтиҗәләреннән зыян күргән аерым категория гражданнарга зур ярдәм күрсәткәннәр.

Парламент беренче яртыеллыкта 143 мәсьәлә каралган 6 утырыш уздырган, 185 карар, 36 закон кабул ителгән, шуларның 3 база законы, дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин. 56 федераль закон, 4 РФ субъектларының закон чыгару инициативасы каралган.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентарийлары кабул иткән иҗтимагый әһәмиятле законнарны билгеләп үтте. Алар, әйтик, халык саны 7 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдә мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар өчен киметелгән салым ставкаларын билгели; бер гаиләдә яшәүче балалар өлкәнрәкләре йөргән муниципаль бакчаларга яисә алар укыган мәктәпләргә урнашканда өстенлекле кабул итү хокукына ия булуын билгели; 2020 елның 1 сентябреннән муниципаль берәмлекләрнең педагогик хезмәткәрләренә түләүләрне тәэмин итү өчен субвенцияләр күләмен күздә тота; республиканың муниципаль берәмлекләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү мөмкинлеген күздә тота һ.б.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Гомумроссия тавыш бирүен оештыруга һәм уздыруга югары бәя бирде. Россия гражданнарының, шул исәптән татарстанлыларның да, Россия Федерациясе Конституциясен яклап тавыш бирүләре халыкның ил Президентына, федераль һәм төбәк хакимият органнарына карата югары ышаныч турында тагын бер кат сөйли, дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Законнарны Төп канунга туры китерү эше башланган инде. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда бу эш өчен махсус комиссия төзелмәячәкләр, ТР Президенты Указы белән хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты төзелгән һәм эшли, ул гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнә. Бу масштаблы эштән тыш, сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар көтелә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сессиядә дә, матбугат конференциясе барышында да муниципаль советлар депутатларын закон чыгару инициативасы хокукыннан активрак файдаланырга чакырды, чөнки аларга төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр, шул исәптән законнарны үзгәртүне таләп итә. Бу максатта Фәрит Мөхәммәтшин муниципаллар өчен махсус уку курслары оештырырга тәкъдим итте.

Агымдагы елның алты аенда Дәүләт Советына 51 закон проекты кертелгән: 2 - ТР Президенты тарафыннан; 36 - ТР ДС депутатлары; 3 - ТР ДС комитетлары; 9 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан; 1 - җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарыннан.

Очрашу барышында бюджет законнарына үзгәрешләр кертү, ТР Президентын сайлауларда кандидатларга куела торган таләпләргә кагылышлы сораулар яңгырады. Журналистлар шулай ук парламент башлыгының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшчәнлегенә кагылышлы фикерләре белән кызыксынды, аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү ихтималы турындагы мәсьәләне һәм илнең Төп законына төзәтмәләр кабул итүгә бәйле рәвештә республиканың югары закон чыгару органы исемен үзгәртү мөмкинлеге турында сүз алып барырга әлегә иртәрәк, барысы да федераль законнарга бәйле, дип билгеләде.

"Гамәлдәге кануннарга үзгәрешләр кертү өстендә эш үлчәп, тыныч һәм сыйфатлы алып барылырга тиеш - бу иң мөһиме", - дип йомгаклады ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.