Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Кытайның Казандагы Генераль консулына КХР төзелүнең 71 еллыгы белән котлау юллады

Бүген Кытай Халык Рреспубликасы оешуга 71 ел тула. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда КХРның Генераль консулы У Инцинь әфәнде адресына әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан котлау юллады.


«Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы депутатлары һәм республика Хөкүмәте исеменнән Сезне, сезнең аша барлык  Кытай халкын Кытай Халык Республикасы игълан ителүнең җитмеш беренче еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм, - диелә котлауда, - 1949 елда башланган үзенчәлекле социализм төзү юлы Сезнең бөек дәүләтегезнең меңъеллык тарихында яңа сәхифә ачты. Күпгасырлык традицияләргә һәм уникаль мәдәнияткә тугрылык, тырыш хезмәт КХР халкына кешелек тарихында моңарчы булмаган икътисадый ыргылыш ясарга, төп социаль үзгәрешләр үткәрергә, илдәге тормыш дәрәҗәсенең һәм сыйфатының зур үсешенә ирешергә мөмкинлек бирде».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда Яңа Кытайның уңышларына соклануларына басым ясады. "Без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы, - Кытай белән Татарстанның парламент хезмәттәшлеге, әйдәп баручы сәяси көчләребезнең - КХР Компартиясенең һәм "Бердәм Россия"нең уңышлы партия диалогы ныгый. Конструктив хезмәттәшлек муниципаль дәрәҗәдә дә үсә».

Кытай халык республикасы Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә. "Алга таба да әлеге традицияләр безнең дәүләтләр һәм халыкларның алга таба үсешенә хезмәт итәр дип ышанам, өстәвенә 2020 һәм 2021 еллар Россия белән Кытай арасында үзара фәнни-техник хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин видеокотлауда һәм Кытай халкына бетмәс-төкәнмәс энергия һәм барлык башлангычларында да уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау - Казан, 1996 елның 28 марты
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.