Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Россия һәм Беларусь регионнары форумы хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Россия һәм Беларусь регионнары форумы хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Россия һәм Беларусь регионнары форумы хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Россия һәм Беларусь регионнары форумы хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Россия һәм Беларусь регионнары форумы хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Бүген РФ ФҖ Федерация Советында узган Беларусь һәм Россия регионнарының җиденче форумының пленар утырышында Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне һәм тарихи хакыйкатьне саклау, халыкара мәйданчыкларда нацизмны геройлаштыруга каршы тору иң үзәк мәсьәләләр булды. Форум эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Быел эпидемиологик вәзгыять һәм коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә форумның барлык чаралары видеоконференция һәм Мәскәү - Минск видеокүперләр режимында узды.

Пленар утырышны РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачты. Пленар утырышта катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко чыгыш ясады.

"Россия белән Беларусь мөнәсәбәтләре бер вакытта да чатакланмады, чөнки аның нигезе ныклы,  безнең дәүләтләрне гасырларга киткән мәдәни һәм рухи элемтәләр, уртак тарих берләштерә, - дип билгеләп үтте Владимир Путин, - быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее елында тарихи мирасының әһәмияте форумның пленар утырышның төп эчтәлеге  булуы  бик тә мөһим һәм мантыйкка туры килә".

"Тарих шуны раслый, без бергә булганда гына әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә алабыз, - дип басым ясады Александр Лукашенко, - Беларусь һәм Россия регионнары форумын үткәрү форматы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Чараны уздыру елларында 300дән артык килешү имзаланды, 2 млрд. долларга контрактлар төзелде".

Россия һәм Беларусь регионнарының җиденче форумы, быел гадәти булмаган форматта, дистанцион режимда узуына карамастан, элеккечә хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, форумның эшенә нәтиҗә ясап, - әлбәттә, предприятиеләрнең һәм товар җитештерүчеләрнең якыннан танышып эш итүен берни белән дә алыштырып булмый, әмма бүгенге шартларда безнең эшебезне туктатмавыбыз, даими элемтәдә торуыбыз,  узара хезмәттәшлек итүебез бик тә мөһим".

Дәүләт Советы Рәисе киләсе форум, мөгаен, Россия яки Белорусь җирендә узачак дип фаразлый. "Россия һәм Белорусь партнерларының ике дәүләт төбәкләре форумы кысаларында аралашу формасы бизнес вәкилләренең хезмәттәшлек итәргә омтылуына һәм теләгенә җавап бирә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - төбәкләрнең күпчелек вәкилләре бу элемтәләрне ныгыту өчен тырыша".

Безнең республикага килгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Белорусь партнерлары белән товар әйләнешенең беркадәр кимүенә карамастан, Беларусь төбәкләре белән Татарстан арасында "озак вакытлы элемтәләр һәм конкрет проектлар" хезмәттәшлек темпын киметмәскә мөмкинлек бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанның Белоруська карата кызыксынуы икътисадый яктан гына түгел.  «Татарстан халыклары ассамблеясе составында Татарстанда яшәүче белорусларның «Спадчына»  («Мирас») дип аталган оешмалары бар. Республиканың югары уку йортларында Белорусь студентлары саны да арта. Белоруслар - безгә якын халык. Планнарыбыз зурдан».

Белорусь белән хезмәттәшлекне товар җитештерүчеләр линиясе буенча да, милли-мәдәни автономияләр линиясе буенча да тагын да үстереп җибәрәчәкбез, - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Кызы Лилия белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.