Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе, машина төзелеше, нефть тармагы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы кулыннан 40 татарстанлы югары бүләкләр алды.

"Минем өчен бу иң дулкынландыргыч очрашуларның берсе, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, тантананы ачып, - сез барыгыз да ил һәм республика җитәкчелегенең югары бәясен алдыгыз, хезмәт коллективларыгызда лаеклы абруй казандыгыз. Сезнең һәрберегез республика алдына куелган бурычларны уңышлы хәл итүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә».

Дәүләт Советы Рәисе бүләкләр тапшыру тантанасының  ТАССР төзелүгә бер гасыр һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел булган юбилей елында  уздырылуын да искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды.  «Уңайсыз санитар-эпидемиологик торыш һәм коронавирус белән бәйле кыенлыкларга карамастан, республика үз өстенә алган барлык социаль йөкләмәләрне үти, - диде ул, - яңа мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла, 100 көн эчендә йогышлы авырулар өчен хастаханә төзелде, юллар реконструкцияләнде, 2 млн. кв.м торак файдалануга тапшырылды, авыл хезмәтчәннәре югары сыйфатлы ашлыкның рекордлы уңышын җыйды. Федераль үзәк ярдәме белән күрелә торган чаралар үз нәтиҗәләрен бирә. Күптән түгел узган Татарстан Президентын сайлаулар һәм сайлаучыларның Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән ышанычы безгә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә".

Татарстан, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ил төбәкләре арасында социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча алдынгылыкны саклый. "Бу безнең хезмәт сөючән халкыбыздан башка мөмкин булмас иде", – диде ул. Республика парламенты башлыгы шулай ук якындагы елларда республика җитәкчелегенең бөтен игътибары илкүләм проектларны һәм иллеләп президент программасын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, дип ассызыклады.

Чарада катнашучыларны бүгенге тантаналы вакыйга белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыруга кереште. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән «Татнефть» ГАҖ «Җәлилнефть» нефть, газ һәм газ чыгару идарәсенең «Җәлилнефть» газ чыгару идарәсе мастеры Азат Фаретдинов һәм «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рушан Шамгунов бүләкләнде.

«Татнефть» ГАҖнең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Малик Каюмов «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем «Татэнергосбыт» АҖ директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Илсөяр Гыймазетдиновага бирелде. «Татнефть» ГАҖ идарәсе башлыгы Альберт Нурмиев Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Ремдизель» АҖ станок һәм слесарь эшләре контролеры Нина Быстрова Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Соңыннан тантаналы чара Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләренә Эчке эшләр министрлыгы ветераны, отставкадагы милиция полковнигы Ринат Галимбәков, Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгать кафедрасы доценты Эдуард Туманский лаек булды.

“Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы” медале белән ветераннар Николай Фролов һәм Анатолий Самаренкин, шулай ук “Сәйдәш” мәдәни үзәге директоры урынбасары Лима Кустабаева бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәт өчен» медальләре «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Буа» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы Камил Латыйповка һәм Казан медицина университеты проректоры Ләйсән Мөхәрәмовага тапшырылды.

«Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә КНИТУның (КХТИ) Җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы профессоры Фәризан Габитов лаек булды.

Дәүләт филармониясенең Филармония джаз-оркестры артисты Дмитрий Соломатин һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алия Фәсхетдинова Татарстан Республикасының атказанган артистлары булдылар.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеменә Казан медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Ирина Николаева лаек булды. "Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеме  РКБ стерилизация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ольга Бряндинага һәм республика онкодиспансерының оториноларингология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Илиза Латыйповага бирелде.

«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте баш белгече Җәүдәт Юнысов лаек булды.      

«Яхшы эшләр ялгызы гына эшләнми, - дип басым ясады Россиянең атказанган икътисадчысы Илсөяр Гыймазетдинова, җавап сүзе белән мөрәҗәгать итеп, - бүген алынган бүләк - безнең хезмәт коллективының казанышы. Республикабыз һәм илебез җитәкчеләренә хезмәтебезгә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Тантананы тәмамлап, республика парламенты җитәкчесе барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде. "Үзегезне саклагыз!" - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

        





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.