Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан Дәүләт Думасында киң вәкиллекне саклап калырга уйлый»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан Дәүләт Думасында киң вәкиллекне саклап калырга уйлый» |
|
"Татарстан Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән, гомумән, республикадан, киң вәкиллекне сакларга ниятли", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия парламентының түбән палатасы депутатларын сайлаулар буенча булачак сайлау кампаниясен шәрехләп.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында Татарстаннан бер мандатлы алты округтан һәм партия исемлеге буенча сайланган 15 депутат эшли. Шул ук вакытта парламент башлыгы депутатлар корпусында яңартулар булачагын да кире какмады. "Яңартуга килгәндә, - ул, һичшиксез, булачак. Мин килешәм, Дәүләт Думасы депутатларының активлыгы дәрәҗәсе аерыла: кемдер сәяси өлкәдә күбрәк эшли, кемдер үз округы сайлаучылары белән тыгыз элемтәдә тора, кагыйдә буларак, бу бермандатлы округлардан сайланган кешеләр, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, башка партияләр вәкилләре дә Думага сайлаулар белән кызыксына, һәм "бу процессны исәпкә алмыйча булмый". "Кандидатларны сайлап алуга, аларны халыкка күрсәтүгә һәм сайлаучыларга аларның позицияләрен аңлатуга игътибар итәргә кирәк, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - һичшиксез, ахыргы сүзне сайлаучылар әйтер. Без республика мәнфәгатьләре федераль закон чыгаручы дәрәҗәсендә хәл ителә торган урыннарны максималь күләмдә алырга ниятлибез".
"Бердәм Россия" дән Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларның җитди яңаруы турында кичә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведев та сөйләде. Партия лидеры билгеләп үткәнчә, яңа чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау, шул исәптән, илнең барлык төбәкләрендә беренче тапкыр старт алачак "ПолитСтартап" кадрлар проекты кысаларында узачак.
"Бердәм Россия" сентябрь сайлауларында сәяси лидерлыкны нигездә яшь сәясәтчеләр катнашында саклап кала һәм ныгыта алды, дип билгеләп үтте Медведев. Яшьләр кандидатларның өчтән береннән күбрәген тәкъдим итте.
"Бердәм Россия" Генераль советы Секретаре Андрей Турчак тәкъдиме буенча, "ПолитСтартап" катнашучыларына яшь буенча чикләү бетереләчәк. Хәзер ул 35 яшь тәшкил итә. "Әгәр дә кеше сәясәттә адымнар ясарга әзер, үз көченә ышана һәм электораль кандидат булып тора икән, аңа яшенә карамыйча мондый мөмкинлек бирергә кирәк ", - дип билгеләде Андрей Турчак.
«Бердәм Россия»нең төп бурычларының берсе - сайлаучылар белән эшләгәндә партия әгъзалары җыйган тәкъдимнәрдә нигезләнгән Халык программасын булдыру. Якын арада, Дмитрий Медведев әйтүенчә, партиянең программа комиссиясе утырышы узачак, анда документ эшли башлаячаклар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|