Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта

Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта

Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Парламент тыңлаулары: якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше арта
Бүген Дәүләт Советында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.


2021 нче ел бюджеты, депутатлар бәяләвенчә, үзенең социаль юнәлешен һәм программа юнәлешле булуын саклый. 2021 нче ел бюджет проектында социаль әһәмиятле чыгымнар өлеше чыгымнарның гомуми күләменең 77%ын тәшкил итә. Бюджет акчаларының 90%тан артыгы элек расланган дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга җибәрелә.

Якындагы өч елда бюджетның социаль юнәлеше артачак. Бу республикада уздырыла торган социаль сәясәт белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү зарурлыгы белән бәйле, ә атап әйткәндә - керемнәре түбән дәрәҗәдә булган кешеләргә, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү. Быел әлеге юнәлешнең әһәмияте аеруча зур булды. Социаль ярдәм чараларын көчәйтү эше алдагы елларда да дәвам итәргә тиеш, дип саный депутатлар.

Парламент тыңлаулары гадәттәгечә киң җәмәгатьчелекнең катнашында уза. Быел уңайсыз эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә чакырылучылар исемлеге бераз кыскартылды.

«Бюджет процессы катлаулы шартларда уза, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, парламент тыңлауларын ачып, - быел коронавирус  пандемиясе белән бәйле рәвештә икътисадый күрсәткечләр кимеде. Безгә әлеге югалтуларны торгызырга кирәк булачак. Алдагы өч елга федераль һәм республика бюджеты проектларында бу каралган». Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, икътисадый вәзгыятькә карамастан, бюджет өстенлекләре - тормыш сыйфатын яхшырту һәм социаль әһәмиятле программаларны дәвам итү йөкләмәләрен үтәү, салым базасын киңәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – үзгәрешсез калды. «Закон проекты нигезендә  Стратегия-2030 һәм Татарстан Президентының республика Дәүләт Советына юлламасында формалаштырылган бурычлар ята», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Республиканың Төп финанс законы турында фикер алышуга керешкәнче, Леонид Якунин кыскача гына федераль бюджетның төп күрсәткечләренә тукталды. Профиль комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, "федераль бюджет проекты буенча өч елга вәзгыять һәм проектта салынган берничә юнәлеш безнең республика бюджетына да кагылачак".

Аерым алганда, 2021-2023 елларга салым сәясәте өлкәсендә бизнес өчен иминият кертемнәре ставкасын киметү, файдалы казылмалар чыгаруга салым буенча нәтиҗәсез ташламаларны гамәлдән чыгару, өстәмә керемгә салымны камилләштерү, IT-индустриягә инвестицияләрне стимуллаштыру (өстәлгән бәягә салымнар, табышка, иминият кертемнәре буенча йөкләнешне киметү), тәмәке һәм тәмәке әйберләренә акцизларны арттыру, пассив керемнәрне салым салуны арттыру һәм башка үзгәрешләр каралган.

«Регионнар бюджетларына аерым игътибар бирелә, - дип басым ясады Леонид Якунин, - төбәк бюджетларының керемнәре кими. Региональ бюджетларга үз, салым һәм салым булмаган керемнәрнең кертемнәре 8% ка диярлек кимегән. 2021-2023 елларда төбәкләргә финанс ярдәме күләмен чикләү планлаштырыла. 2021 елда алар 633,8 млрд. сумга кыскарачак ".

Республика бюджетын карау ел саен социаль-икътисадый үсеш фаразын күздә тота. Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынган:

•        тулаем региональ продуктның үсеше 2021 елда 3,9 %ка, 2022 елда 2,9 % һәм 2023 елда 3,2 %;

•        сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 2021 елда 5,2% ,  план чорына – 2,9% һәм  2,7%;

•        уртача айлык хезмәт хакының үсеше 2021 елда 5,2 %, план чорында –7,1 % һәм 6,2 %;

•        кулланучылар бәяләре индексының үсеше 2021 елда һәм план чорында;

•        нефтькә экспорт бәясе:  2021 елда баррель өчен 43,3 доллар, план чорындагы баррель өчен 45,6 һәм 46,5 доллар;

•        доллар курсы: 2021 елда 70,8 сум, план чорына 71,1 һәм 72,4 сум;

•        инфляция:  2021 елда 3,5% һәм план чорына 4%.

«Дөнья икътисады өчен бу ел иң катлаулыларның берсе булды, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразын тәкъдим итеп, - Россиянең тулаем продукты бу елга, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,6%ка кимеде, Татарстанның тулай төбәк продукты бу чорда 1,7%ка кимеде». Әмма, икътисад министры әйтүенчә, нефть эшкәртүдә һәм азык-төлек сәнәгатендә аерым үсеш күзәтелә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның барлык тармакларына аерым тукталды, үсеш потенциалын җентекләп анализлады. «Әлеге шартларда республика икътисадының үсеше һәр муниципалитетның кертеменнән тора, - диде ул, - безнең уртак бурычыбыз - бизнес эше өчен барлык шартларны да тудыру».   

Тулаем алганда, 2021 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 312,7 млрд. сум күләмендә фаразлана, чыгым өлеше - 315,7 млрд. сум, дефицит 3 млрд. сум. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча 268,5 млрд. сум, чыгымнар буенча - 271,5 млрд. сум, 3 млрд. сум дефицит белән билгеләнә.  

2022 елга фараз:

- берләштерелгән бюджет: керемнәр - 321,1 млрд. сум, чыгымнар - 324,2 млрд. сум, дефицит - 3,1 млрд. сум;

- республика бюджеты: керемнәр - 275,0 млрд. сум, чыгымнар - 278,2 млрд. сум, дефицит - 3,2 млрд. сум.

2023 елга фараз:

- берләштерелгән бюджет: керемнәр - 320,2 млрд. сум, чыгымнар - 323,5 млрд. сум, дефицит - 3,3 млрд. сум;

- Татарстан Республикасы бюджеты: керемнәр - 271,6 млрд. сум, чыгымнар - 274,9 млрд. сум, дефицит - 3,3 млрд. сум.

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, бюджет турындагы закон проекты федераль һәм республика законнары таләпләренә туры китереп әзерләнгән. Документ структурасында 23 статья һәм 44 кушымта. Аерым керем чыганаклары буенча бюджет фаразын төгәлләштерү хуҗалык субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр белән эшләү барышында гамәлгә ашырылды. Бер үк вакытта җирле бюджетларның керем өлешен формалаштыру буенча муниципалитетларның тәкъдимнәре дә каралган.

2021 елга бюджет керемнәре структурасын анализлап, Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, керем өлешенең нигезен традицион рәвештә табышка салым тәшкил итә. 2021 елда табышка салым 77 млрд. сум күләмендә булыр дип фаразлана.

Республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым, профильле министрлык бәяләвенчә, 81,5 млрд. сум күләмендә (республика бюджетына - 57,2 млрд. сум) керәчәк. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына акцизлар керү фаразы 41,2 млрд. сум тәшкил итә.

Җир салымы муниципаль берәмлекләр бюджетларының шактый керем чыганагы булып тора. Аның кертемнәре ел саен 7,7 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2021 елда транспорт салымы кертемнәре 5,5 млрд. сум күләмендә бәяләнә. ТР Бюджет кодексы нигезендә транспорт салымы юл фондына фаразланган күләмнәрдә җибәреләчәк.

Муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелә торган физик затлар мөлкәтенә салым 21 елда 2,1 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 16,8 млрд. сум күләмендә фаразлана, республика бюджетының - 12,6 млрд. сум. Бу җир һәм мөлкәтне арендалаудан һәм сатудан алынган керемнәр, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка керемнәр.

Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган кертемнәр 2021 елга 40,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган. Федераль средстволарның гомуми күләменнән субсидияләр - 11,1 млрд. сум, субвенцияләр - 14,8 млрд. сум.

2021 ел бюджетында социаль өлкәгә (социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт), милли икътисадка һәм торак-коммуналь хуҗалыкка чыгымнар элеккечә иң зур өлешне тәшкил итә.

«Өч ел дәвамында беренче чираттагы, социаль әһәмияткә ия һәм агымдагы чыгымнар дәрәҗәсе үсә, - дип ассызыклады Радик Гайзатуллин, - 2021 елга планлаштырылган бюджетта алар чыгымнарның гомуми күләменең 77% ын тәшкил итәчәк. Шуңа күрә, юл эшләрен дә кертеп, капиталь чыгымнар дәрәҗәсе кими.

Закон проектында бюджет даирәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренең хезмәт хакын уртача дәрәҗәгә күтәрү, шулай ук хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру күздә тотыла. Ел саен социаль түләүләр буенча чыгымнар индексацияләнә.

Дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам итәчәк. Бюджет чыгымнарын программалар белән колачлау проценты якынча 90% тәшкил итәчәк. Дәүләт программалары составында илкүләм һәм федераль проектлар чагылыш тапкан. Бюджетта берничә ел дәвамында гамәлдә булган республика социаль әһәмияткә ия чараларны финанслау каралган, ассигнованиеләрнең гомуми күләме 6,5 млрд. сум.

Бюджет проекты парламентарийлар һәм чакырылучылар арасында бәхәс уятты. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл ипотекасы мәсьәләсен күтәрде.

Депутатларны шулай ук салым салу, балалар спорты өчен инфраструктура һәм спорт базасын үстерү, авыл җирлекләренә ярдәм итү, гражданнарның аерым социаль категорияләре өчен торак программаларын финанслау мәсьәләләре кызыксындырды. Аерым алганда, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ятим балаларны һәм күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасын финанслау дәвам итәчәкме, дип кызыксынды. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, бюджет ассигнованиеләре каралган.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, 2020 елга бюджет проектында соңгы сайлау кампаниясе вакытында җыелган сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыруны финанслауда чагылыш табарга тиеш. Моннан тыш, республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Стратегия-2030 параметрларын яңадан карарга, аларны постпандемия чорында хәл итү өчен шартларга бәйле рәвештә төзәтергә кирәк.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. 2021 елда керемнәр 59 млрд. 175 млн. 669 мең сум, чыгымнар - 59 млрд. 202 млн. 791 мең сум тәшкил итәчәк. Дефицит 27 млн. 122 мең сум тәшкил итәчәк.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бюджет проекты өстендә алга таба эшләгәндә мәҗбүри тәртиптә исәпкә алыначак тәкъдимнәр эшләнде. Хәзерге вакытта республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында өйрәнелә. Аннары җыелма нәтиҗә әзерләнәчәк. 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында беренче укылышта каралачак.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.