Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында узган утырышта бердәм россиялеләр сайлау алды программасын әзерләү һәм волонтерлык үзәкләренең эше турында фикер алыштылар.


COVID-19 авыруының янә "баш күтәрүе" нәтиҗәсендә бик күп кешеләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә «Бердәм Россия» волонтерлык үзәкләре эше дәвам итә. Бу хакта партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак хәбәр итте.

Ул "Бердәм Россия" волонтерлар үзәкләренең бердәм бренды астында төрле иҗтимагый оешма һәм битараф булмаган гражданнарны берләштерергә тәкъдим итте, "аларның төп максаты - кешеләргә ярдәм итү".

Волонтерлар үзәкләре эшләү вакытында йөзләгән мең кешегә ярдәм итте, күпсанлы мөрәҗәгатьләр эшкәртелде. Мондый үзәк Татарстанда да эшләде.

Генсовет президиумы утырышында төп мәсьәләләрнең берсе РФ Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" сайлау алды программасын әзерләү булды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, партия программасының төп тематик юнәлешләре билгеле.  Социаль гарантияләрне тәэмин итү, икътисадны модернизацияләү, яңа цифрлы технологияләр куллану, демократия механизмнарын киңәйтү аларның төп юнәлешләре булып тора.

Исегезгә төшерәбез, "Бердәм Россия" Дәүләт Думасына-2021 сайлауларына Халык программасын формалаштыру турында белдерде. Документның төп нигезләмәләрендә соңгы берничә ай дәвамында төбәкләрдә халык белән  фикер алышканда туган сораулар һәм тәкъдимнәр чагылдырылган. Программаны әзерләүдә  Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, РФ Хөкүмәте әгъзалары катнаша.

Партия шулай ук төбәк башлыкларын, иҗтимагый берләшмәләрне, гражданнар активистларын, волонтерларны һәм галимнәрне программа эшенә катнашырга чакырачак. Бу, "Бердәм Россия" Рәисе Дмитрий Медведев әйтүенчә, программаны популизмнан коткарырга гына түгел, ә аны җитди фәнни базада төзергә дә ярдәм итәчәк.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
С первым президентом Академии наук Татарстана М.Х. Хасановым
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.