Сәясәтченең популярлыгы үсешенә, аерым алганда, аның «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе тантанасын уздырган» булуы ярдәм итте, дип билгелиләр рейтингны төзүчеләр.
Моннан тыш, республика җитәкчесенең сайлауларда җиңүе нигездә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан сайлау кампаниясен уңышлы уздыру белән тәэмин ителгән.
"Медиалогия" рейтингында беренче урынны Санкт-Петербургның Закон чыгару җыелышы рәисе Вячеслав Макаров алган, аны РФ Президенты Владимир Путин "парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән өчен" өчен Александр Невский ордены белән бүләкләгән.
"Медиалогия" рейтингы массакүләм мәгълүмат чаралары базасын анализлауга төзелгән, алар арасында - телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.
"Татар-информ" МА язмасы буенча