Акциядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдән булган балалар катнашты. Алар барысы да үзләренең иң зур хыяллары турында язып елкажеланий.рф проекты сайтына җибәргәннәр.
Фәрит Мөхәммәтшинга 9 яшьлек Тимерланның хаты туры килде. Ул дистанцион уку өчен планшет сораган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турында Яңа ел хыялын чынга ашырачак.
Алексей Песошин 6 яшьлек Шәфкатькә Cinemood портатив проектор бүләк итәчәк.
Бүген акцияне Дәүләт Советы депутатларының яртысыннан артыгы хуплады. Парламентарийлар җитмештән артык баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте