Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Казан Кремлендә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасын хөрмәтләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын һәм тренерларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Авыр көрәштә сез кубокны яуладыгыз, чираттагы җиңү белән дә безне сөендердегез. Команданың уңышы - бөтен коллектив нәтиҗәсе ул, моңа барлык уенчылар һәм тренерлар омтылды», - диде ул команданы хөрмәтләү чарасында.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, клуб спортчылары югары спорт осталыгы күрсәттеләр. "Без сезнең җиңүләр белән горурланабыз. Сезнең казанышларыгыз нәтиҗәсендә республикада волейбол яңа үсеш импульсы ала, популярлаша бара. Сез безнең барыбыз өчен дә, бигрәк тә Татарстан спортчыларының яшь буыны өчен дә үрнәк булып торасыз", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов җанатарлар исеменнән клуб җитәкчелегенә, тренерлар составына, спортчыларга һәм спонсорларга рәхмәт белдерде. "Ышанам ки, җанатарлар һәм республика җитәкчелеге ярдәме киләчәктә дә сезгә нәтиҗәле булырга ярдәм итәчәк. Сез безгә яңа спорт казанышлары белән куандырырсыз дип өметләнәбез", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул уенчыларга, баш тренерга һәм клуб җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш, волейбол командасы коллективына 3 млн сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.

Баш тренер Ришат Гыйләҗетдинов җавап сүзендә республика җитәкчелегенә һәм спонсорларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Безнең җиңүгә ышанучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә", - диде клуб остазы.

«Динамо-Ак Барс» клубы волейболчылары икенче ел рәттән һәм алтынчы тапкыр Россия Кубогына ия булдылар. Мәскәү «Динамо» сы белән финал матчы 20 декабрьдә узды һәм Казан клубының 1:3 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.