Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Тамерлан Магнитскийның Яңа ел теләген үтәде

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тугыз яшьлек Тамирлан Магнитскийның яңа ел хыялын тормышка ашырды. Парламент җитәкчесе малайга күптәннән хыялланган ноутбук тапшырды. Хәзер Тамирлан дәресләргә җентекләп әзерләнә һәм педагоглары белән "онлайн" элемтәгә чыга алачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советында парламент утырышы узган көнне «Теләкләр чыршысы»ннан открытка сайлап алды. Тамерлан открыткада дистанцион уку өчен планшет яки ноутбук сорап язган иде. Бүген парламент җитәкчесе малайга озак көткән бүләген тапшырды һәм уңышлар теләде. «Тулы канлы тормыш белән яшә! Барысы да яхшы булсын!», — диде ул.

Тамерлан Казанда яши. Сәламәтлеге белән проблема булуга карамастан, аның кызыксынулары күп. Мисал өчен, малай яңа конструкторлык ысуллары уйлап табып, «киләчәк автомобиле» ясау турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» проекты барыбызны да берләштерде. Президент, депутат, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр — барысы да чыршыдан балалар үтенече һәм теләкләре язылган открытка алды. Барлык балачак хыяллары чынга ашачагына ышанам. 2021 ел җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Барлык татарстанлыларга рәхмәт әйтәм, нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм иминлек телим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тамерланның әнисе Алсу Магнитская республика җитәкчелегенә, «Бердәм Россия» партиясенә балаларга карата игътибарлы мөнәсәбәте һәм теләкләре өчен рәхмәт әйтте. «Хәзер мин дә могҗиза буласына ышанам», — диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.