"Сез барыгыз да коронавирус проблемасына ихлас күңелдән карадыгыз, бизнес бу эштә бик актив катнашты, күпләргә ярдәм итте", – дип басым ясады парламент башлыгы. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук чарада катнашучыларны коронавируска каршы вакцинациядән читтә калмаска өндәде.
"Бизнеска ярдәм итү буенча республика парламенты белән уртак эш алып барыла, без үз тәкъдимнәребезне төгәлрәк формалаштырачакбыз. Безнең бурыч - пандемия шартларында да бизнесның кәефе яхшы булсын», - дип билгеләп үтте Татарстан ССП рәисе Шамил Агеев.
Бизнес-иртәнге ашка 150 эшмәкәр – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының масштаблы проектлары җиңүчеләре, бизнес-берләшмә партнерлары чакырылган иде, аларның бер өлеше чарада онлайн катнашты.
"Бу чорда Татарстан һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелгән тиңдәшсез чаралар безгә бизнесны саклап калырга мөмкинлек бирде. Кызганыч, барлык проблемаларны да хәл итеп булмый әле, әмма Сәүдә-сәнәгать палатасы белән кая таба хәрәкәт итәргә дигән күзаллау бар», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Бизнес-иртәнге аш ахырында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы конгресс-залында эшкуарларга әгъза билетлары тапшырдылар.
"Татар-информ" МА язмасы буенча