Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Муниципалитетларга җиргә контрольне көчәйтергә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген коллегиянең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең 2021 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Узган елга нәтиҗәләр ясап, республика парламенты башлыгы 2020 елны "гади түгел" дип атады: коронавирус пандемиясе республика тормышының күп кенә өлкәләренә сизелерлек йогынты ясады, Татарстан бюджеты 48 млрд. сум акча керми калды. Объектив кыенлыкларга карамастан, Росреестр һәм Кадастр палатасы органнары бер генә минутка да үз эшләрен туктатмады, алай гына да түгел, үзара хезмәттәшлекнең яңа формаларын таптылар һәм гамәлгә керттеләр. Бу, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, икътисад эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткән.

Федераль үзәк ярдәмендә һәм кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә республикада җитештерү темпларын саклап кала алган. Тулаем төбәк продукты 2,4 трлн. сум дип бәяләнә, Татарстанда гомуми суммасы 54,4 млрд. сум тәшкил иткән 50 президент программасы гамәлгә ашырылган. Эшсезләр саны да бер чама саклана.

Тулаем алганда, Дәүләт Советы Рәисе бәяләвенчә, Росреестр һәм Кадастр палатасы территориаль идарәсе барлыкка килгәннән бирле дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты һәм уңайлылыгы сизелерлек арткан. 2020 елда күчемсез милеккә кагылышлы 970 меңнән килешү теркәлгән. Бу елларда Татарстан Росреестры «контактсыз технологияләр»не үстерүгә һәм кәгазь документ әйләнешен киметүгә аерым игътибар биргән. Узган ел электрон рәвештә теркәлүләр саны 11 %ка арткан. "Бу электрон сервисларга ихтыяҗның югары булуы турында сөйли, шул исәптән инфекция белән дә бәйле", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Уңай мисаллар арасында республика парламенты җитәкчесе «Казан» белешмә хезмәтен дә атады. Әлеге call-үзәк тәүлек буе эшли. Инде 1,5 миллионга якын сорау эшкәртелгән. 2019 ел белән чагыштырганда, килгән мөрәҗәгатьләр саны 32% ка арткан.

"Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән халык хуҗалыгы тармакларын масштаблы цифрлаштыру планнарында сезнең өлкә динамикалы үсештәге тармакларның берсе, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин, коллегиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - өстәвенә, моңа процедураларның эчтәлеге генә түгел, ә сез файдалана торган уңайлы инструментлар да ярдәм итә, мәсәлән, Росреестрның заманча Порталы яки онлайн-чиратлар. Республиканың шәһәр һәм районнарында күпфункцияле үзәкләр системасы зур ярдәм булды».

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан Росреестрның территориаль органнары рейтингында тотрыклы рәвештә беренче урында тора. "Бу бөтен коллективның, һәр хезмәткәрнең зур бердәм эше, - дип билгеләде парламент башлыгы, - беренче урынга ирешү җиңел түгел, әмма лидерлык позицияләрен саклап калу тагын да катлаулырак".

Коллегия кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин ведомствоара багланышлар таләп итә торган сорауларга игътибар итте.

Бу, беренче чиратта, дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру. "Китерелгән статистика буенча, узган ел 7 мең тикшерү үткәрелгән, 6 меңнән артык хокук бозу ачыкланган, 5 меңнән артык күрсәтмә бирелгән, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, - ләкин иң мөһиме монда җәза түгел, ә кисәтү һәм җир законнарын бозу өчен шартларны бетерү".

Дәүләт Советы Рәисе кайбер районнарда муниципаль җир контроле җитәрлек дәрәҗәдә яхшы оештырылмаганга, бу, үз чиратында, җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдаланмауга һәм җирле бюджетларның керемнәре кимүгә китерә, дип белдерде. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән Дәүләт Советы Юлламаларында да да, берничә тапкыр бу өлкәдә тәртип урнаштыру кирәклеген күрсәтте, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин, - бу территорияләрне комплекслы үстерү, аларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен кирәк».

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Бу сорау авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләрендә еш яңгырый. Росреестр органнары законнар белән тиешле вәкаләтләрне алды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, җир һәм күчемсез милек объектлары турында җыелма мәгълүматлар булачак Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру җитди технологик карар булачак. Быел 4 пилот төбәк билгеләнгән - Татарстан, Краснодар крае, Пермь крае һәм Иркутск өлкәсе. Республикада яңалыклар Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарына кагылачак. "Бердәм мәгълүмат ресурсы җир ресурслары белән идарә итүнең үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырырга, файдаланылмый торган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертергә, шулай ук гражданнарга һәм оешмаларга җир участоклары, алардан файдалану мөмкинлекләре һәм чикләүләре турында тулы мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирәчәк", - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләр кертү бурычын бик актуаль дип басым ясады. "Шәһәр төзелеше законнары таләпләренә караганда, бу эш 2023 елга кадәр тәмамланырга тиеш, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - бүгенге көнгә реестрга республика торак пунктларының 28% ы гына кертелгән (3 119 ның 874е, шул исәптән 256сы 2020 елда кертелгән).

"Хәзерге вакытта күчемсез милек реестрында республиканың 4 миллионнан артык объекты (1,6 миллион - җир кишәрлеге, 2,6 миллион - капиталь төзелеш объектлары) исәпкә алынган, әмма аларның бер өлеше әлегә кадәр теркәлгән хокукларга ия түгел, ә кайбер объектлар реестрда бөтенләй юк (билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән хокуклар белән 851 меңнән артык объект ачыкланган, шулардан якынча 760 мең тирәсе тикшерелгән), - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин, - республика җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру буенча ведомствоара эшче төркем әлеге эшне төгәлләүне сорыйм".

Коллегия ахырында Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.  Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Дәүләт Советы комитетлары рәисләре Азат Хамаев һәм Альберт Хәбибуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.