Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эше турында: «Сезгә меңләгән кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә»

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды, анда 2020 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте, депутатлар корпусы, хокук яклаучы иҗтимагый оешмалар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең актив эшчәнлеген хуплый дип белдерде һәм республика җитәкчелеге исеменнән кешеләргә ихлас һәм чын күңелдән ярдәм итүләре өчен омбудсмен аппаратына рәхмәт әйтте. "Меңнәрчә кеше сезгә ярдәм һәм консультация сорап мөрәҗәгать итә. Вәкаләтле вәкил институты 2020 елга куелган бурычларны үтәде. Татарстанда омбудсмен эше барлык кызыксынучы оешмалар, учреждениеләр катнашында системага салынган. Бу бик мөһим эш, без әлеге мәсьәләләрне, конкрет кешеләрнең проблемаларын хәл итәбез, шуның нәтиҗәсе буларак, хакимияткә, республика Президентына ышанычны арттырабыз. Бу институт шөгыльләнә торган мәсьәләләр киңкырлы һәм мөһим ", - дип билгеләде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «Халык контроле» системасы эше өчен җавап бирүенә игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада халыкның абсолют күпчелеге үз хокукларын яклау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия.

Хакимият органнарына, шул исәптән депутатларга да, күпсанлы мөрәҗәгатьләр пандемия уңаеннан килде, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, бу нисбәттән республика хакимияте органнары тарафыннан нәтиҗәле чаралар күрелгән, федераль үзәк шулай ук зур ярдәм күрсәткән. Дәүләт Советы Рәисе урыннарда конкрет эш алып барган муниципаль берәмлекләр башлыкларының ролен аерым билгеләп үтте. "Без республиканыны бөтен дөнья беренче тапкыр юлыккан куркынычтан  алып чыга алдык. Бу табиблар, сәламәтлек саклау өлкәсе, волонтерлар һәм халык ярдәме белән мөмкин булды. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Татарстанда корнавируска каршы көрәш һәм профилактика чараларын югары бәяләде. Әмма пандемия беркая да китмәде, тынычланырга иртәрәк", - дип билгеләде Дәүләт Советы Рәисе һәм коронавирустан вакцинациянең мөһимлеге турында әйтте.

Татарстанда барлык муниципаль берәмлекләрдә, республика предприятиеләрендә  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде. Юбилей елында Татарстанда омбудсмен институты да үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 2020 елда уңышлы үткәрелгән сайлау кампаниясе турында сөйләде. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, аппарат хезмәткәрләре һәм җәмәгать ярдәмчеләре сайлау участокларында "уңайлы мохит"не тәэмин итүдә, сайлаучыларның һәм сайлау комиссияләре әгъзаларының санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча чараларда актив катнашканнар. Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Иҗтимагый палатасы, Кеше хокуклары буенча федераль вәкаләтле вәкил белән берлектә “кайнар линия”гә кергән сорауларны эшкәрткәннәр, гражданнар проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү өчен урыннарга чыкканнар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Дәүләт Советы комитетлары утырышларында актив катнаша, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул омбудсмен аппаратын республика парламенты кабул иткән социаль законнар буенча аңлату эшләренә кушылуын сорады.

"Агымдагы һәм 2022-2023 елларга кабул ителгән бюджет аңлаешлы сәбәпләр аркасында шактый катлаулы. Ковид икътисадка бик зур йогынты ясады. Бюджет кытлыгы җитди, аны тулыландырырга кирәк булачак. Иң мөһиме - без Татарстан бюджетының социаль юнәлешен саклап кала  алдык”, - диде парламент җитәкчесе.

Гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча РФ Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан РФ субъектларының конституция (устав) судлары бетерелә. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда республика парламенты каршында конституцион совет булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышалар. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге эшкә югары квалификацияле, кызыксынучы белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Ул Вәкаләтле вәкил аппаратын экспертлар белән берлектә гражданнарның конституцион гадел хөкемгә хокукларын тәэмин итүнең иң продуктив механизмын булдыру процессына кушылуын сорады. "Кешеләр субъект парламенты кабул иткән законнар буенча Татарстанда конституцион гадел хөкем алырга тиеш", - дип басым ясады ул.

Фикер алышу барышында Фәрит Мөхәммәтшин гаиләдә көч куллану корбаннарын яклау мәсьәләсенең мөһимлегенә игътибар итте. Ул утырышта катнашучыларга «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзаларын гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, рухи байлыкны арттыру буенча эшне көчәйтүне сорады.

Парламент җитәкчесе чыгышын тәмамлап, ТР Президентының Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында республика алдына куелган амбициоз бурычларның шактый катлаулы булуын билгеләп үтте. Аларны хәл итү өчен барлык хакимият органнарының һәм халыкның көчләрен берләштерү таләп ителә.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында җентекле доклад ясады. Омбудсмен билгеләп үткәнчә, узган ел татарстанлылардан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 5859 мөрәҗәгать кергән. 76 455 гариза "Халык контроле" системасы буенча кергән (шуларның 78%ы инде хәл ителгән). Үз докладында ул мөрәҗәгатьләр тематикасына, шулай ук татарстанлылар еш мөрәҗәгать итә торган проблемалы мәсьәләләргә җентекләп тукталды. Доклад турында фикер алышуда республика министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, иҗтимагый ярдәмчеләр катнашты.

Чара ахырында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.