Фәрит Мөхәммәтшин коронавирус инфекциянең 2020 ел өчен иң куркыныч һәм кискен мәсьәлә булуын әйтте. "Һичшиксез, пандемия дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, сәламәтлек саклау һәм медицина системасының зур тырышлыгын таләп итте, - дип басым ясады парламент җитәкчесе, - Татарстанда без бу катлаулы көннәрдә аеруча ярдәмгә мохтаҗларга булышу өчен җитди чаралар кабул итә алдык. Аеруча волонтерларның, медицина хезмәткәрләренең, ОНФ, иҗтимагый берләшмәләрнең, студентлар хәрәкәтенең, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге активының ролен билгеләп үтәсем килә. Алар бу эшне башкарма хакимият органнары, Дәүләт Думасы, республика Дәүләт Советы депутатлары, урыннардагы депутат берләшмәләре белән бергә оештыра алдылар".
Татарстанда 285 партияле волонтер эшли, аларның санын арттыру мөмкинлеге дә бар. Волонтерлар үзәге эшли башлаганнан бирле 18,4 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Татарстан партия әгъзалары “Теләкләр чыршысы”, “Яңа ел белән, ветеран” кебек яңа ел акцияләрен үткәрүгә актив кушылды - барлыгы 1,3 меңнән артык бүләк тапшырылды. #СпасибоВрачам акциясе кысаларында республиканың барлык 54 ковид-госпиталенә махсус пешерелгән бәйрәм тортлары тапшырылды.
Балаларны котлау буенча эшне хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе оештырды. Күп балалы гаиләләр, инвалид балалар хәйрия чыршысына чакырылды. Шулай ук берләшмә депутатлары Яңа ел алдыннан Татарстан хастаханәләрендә Covid-19 дан дәваланучы барлык балаларга күчтәнәчләр тапшырды.
«Волонтерлар Татарстан халкына күңел кушуы һәм йөрәк кушуы буенча булыша. Аларга зур рәхмәт", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика җитәкчеләре, шул исәптән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, волонтерлар белән берничә тапкыр очрашкан. Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, бүген волонтерлар, партия әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узган онлайн-форумны республика дәрәҗәсендә дә уздырырга мөмкин булыр иде.
Хәзерге вакытта Татарстанда ирекле ярдәмчеләрне индивидуаль яклау чаралары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү эше дәвам итә. Декабрьдә волонтерлык үзәкләренә шәхси саклану чаралары сатып алу өчен әгъза взносларыннан 500 мең сум акча җибәрелгән. Республиканың эре ягулык операторлары белән килешеп, волонтер-йөртүчеләргә ягулык карталары биргәннәр.
Республиканың волонтерлык үзәге Казан эндокринологик диспансеры пациентларын үз канаты астына алган. Көн саен волонтерлар әлеге төркемгә кергән һәм изоляциядә булган пациентларга дарулар тараталар.
Икенче социаль онлайн-форумда илнең төрле төбәкләреннән волонтер оешмалары чыгыш ясады, алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Аерым алганда, сүз дәүләтнеке булмаган социаль учреждениеләр - картлар йортлары эшчәнлеген контрольдә тоту, инвалидларга дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар кертү турында барды. Бу һәм башка инициативалар форум эшендә катнашкан партия җитәкчелеге һәм федераль министрлар тарафыннан хупланды.
Партия рәисе Дмитрий Медведев, волонтерлар тәкъдим иткән инициативалар партия эшчәнлеге өчен аеруча мөһим булуын әйтте. Узган елның декабрендә беренче социаль форум вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган. Узган елның 30 декабрендә дәүләт башлыгы йөкләмәләр исемлеген раслаган. Партия аларны Хөкүмәт белән берлектә тормышка ашыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте