Лидия Логинова республика җитәкчелегенә игътибарлары һәм шундый югары бүләк бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада спорт инфраструктурасы кызу темплар белән үсә. Аның фикеренчә, 2013 елгы Универсиада моның өчен зур этәргеч булган, аны үткәрү өчен Казанда бик күп объектлар төзелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Лидия Логинова 1979 елда СССР студентлар җыелмасы составында Бөтендөнья Универсиадасында алтын медальләр иясе булган.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, волейбол һөнәри дәрәҗәдә дә, һәвәскәр дәрәҗәдә дә бөтен республика буенча актив үсеш кичерә. Авыл районнары, сәнәгать предприятиеләре, студентлар арасында ел саен ярышлар уздырыла. "Мәктәп волейбол лигасы" проекты зур иҗтимагый кызыксыну уяткан, ул үз канаты астында 15 меңнән артык укучыны җыйган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, 2022 елгы Волейбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан зур әзерлек эшләре алып барыла, ул Россиянең 10 шәһәрендә узачак, шул исәптән Казанда да.
Очрашуда шулай ук «Динамо-Ак Барс» волейбол клубы директоры Сергей Чернышов катнашты.
Белешмә. Лидия Логинова Казанда туып үскән һәм спортта карьерасын башлаган, аннары Свердловск өлкәсенә күченгән. СССР җыелма командасында уйнаган, аның составында 1980 елгы Олимпиадада чемпион булган. 1982 елда рәсми рәвештә спорт карьерасын тәмамлап, педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта Екатеринбургта яши.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте