Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин “Ак чәчәкләр кебек” спектакленә чакырылган табибларны сәламләде

Фәрит Мөхәммәтшин “Ак чәчәкләр кебек” спектакленә чакырылган табибларны сәламләде

фото Рамиса Нажмиева
фото Рамиса Нажмиева
фото Рамиса Нажмиева
фото Рамиса Нажмиева
фото Рамиса Нажмиева
фото Рамиса Нажмиева
Бүген Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Ак чәчәкләр кебек” спектакле булды. Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча әлеге спектакьгә коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән табиблар һәм волонтер-медиклар чакырылган иде. Табибларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге фидакарь хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән, медицина җәмәгатьчелеге өчен бу мөһим спектакльгә Татарстан сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен чакырган.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры балалар һәм яшьләр өчен куелган, шул исәптән «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән дә, спектакльләре белән танылды.Театр «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектының «Театрлар – балаларга» программасында актив катнаша.

"Бердәм Россия" Татарстан бүлеге Секретаре билгеләп үткәнчә, кешеләр сәламәтлеге өчен зур җаваплылык кабул итеп, табиблар теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер.

“Ак чәчәкләр кебек” спектакле - үзенчәлекле, пьеса авторы - Россиянең атказанган табибы, Казанның профессор Г.И.Салихов исемендәге 7 шәһәр клиник хастаханәсенең ревмотология үзәге җитәкчесе Равия Мухина. 35 еллык стажы булган югары класслы белгеч талантлы әдип буларак та ачылды, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Үзенең автобиографик әсәрен Равия Гаязовна дусты – профессор Рәисә Шәрәфетдин кызы Абдрахманованың якты истәлегенә багышлаган, белгәнегезчә, ул – Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы героеның прототибы. Пьеса мәдәниятебез өчен мөһим вакыйгага – бу популяр роман авторының тууына 110 ел булуга багышланган.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, ил һәм республика хакимияте органнары, “Бердәм Россия” партиясе сәламәтлек саклау үсешенә зур игътибар бирә. Бу халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, күп очракта җәмгыятьнең тотрыклылыгын һәм иминлеген билгели.

«Коронавирус пандемиясе җәмгыять тормышында, хезмәт коллективлары эшчәнлегендә бик җитди чагылды. Республика ковидка каршы госпиталь төзергә, вируска белән көрәш буенча берничә нәтиҗәле чара кабул итәргә мөмкинлек тапты. Без медикларга, волонтерларга тагын да зуррак хөрмәт белән карый башладык. Әлеге мәкерле чир белән көрәшнең алгы сызыгында фидакарь хезмәтегез, шәхси батырлыгыгыз өчен аларга тагын бер кат олы рәхмәтемне белдерәсем килә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм аларга нәтиҗәле эшләр, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Эшләре белән аеруча аерылып торган табибларга, шулай ук Кариев  театры актерларына ТР Дәүләт Советы Рәисенең һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.