Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп кабат сайлануы белән котлады

"Сезне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм, - диелә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшинның мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга җибәргән котлау телеграммасында. - Республика мөселманнары съезды делегатларының Сезгә яңадан ышаныч белдерүе – өммәттәге югары абруегызның һәм ислам дине тәгълиматының традицион юнәлешен, мөфтиятнең киң агарту һәм хәйрия эшчәнлеген хуплауның ачык дәлиле".

Фәрит Мөхәммәтшин мөфтинең эшчәнлеге алга таба да мөселман өммәтенең уртак йортыбыз булган Татарстанда башка дин вәкилләре белән тыныч һәм тату хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдереләчәгенә ышаныч белдерде.


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.