Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Шушы көнне 115 ел элек Беренче чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшенә керешә. Озак елларга сузылган демократияләшү процессы һәм үзгәрешләр, шул исәптән илебездә парламент хакимияте институты төзелү дә, нәкъ менә аның эшчәнлегенә бәйле була.


Беренче Дума үзеннән соң закон чыгару эшчәнлегенең уникаль тәҗрибәсен калдырды. Аның эше нигезендә сәяси компромисс, карашларны килештерү, төрле катлау халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алу традицияләре ята. Алга таба алар күп елларга өзелеп торса да, ил парламентаризмы үзенең үсешендә олы юл үтте. Бүген дәүләт механизмы корылышын гомум сайлаулар нигезендә төзелә торган закон чыгару хокукына һәм вәкиллеккә ия органнан башка күз алдына да китерү авыр. Парламентаризм институты илнең сәяси һәм хокукый системасы үсешенең аерылгысыз өлеше, мөһим факторы булып тора.

Бүгенге көндә Россиянең ике палаталы парламенты – Федераль Собраниесе – эшчәнлеге федерализм, хакимиятләр бүленеше принципларын, гавами хакимият структурасындагы тигезлек системасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Бу модельдә югары палата – партиягә карамаган Федерация Советы – федераль үзәк һәм төбәкләр мәнфәгатьләренең баланслы һәм гармонияле булуын тәэмин итә. Ә түбәне – Дәүләт Думасы – төрле сәяси партияләр вәкилләренең бәхәсләшү һәм үсешнең төп юнәлешләре буенча килештерелгән карашларны закон буларак рәсмиләштерү урыны булып тора. Узган елда гомумхалык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясе Конституциясенә Президент В.В. Путин тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр хупланды. Парламентның иң мөһим дәүләти һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә уйнаган роле сизелерлек көчәйде. Төбәк парламентлары һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары үз компетенцияләре чикләрендә норматив хокукый базаны камилләштерүгә саллы өлеш кертәләр.

Быел чираттагы «зур» сайлау циклы тәмамлана. Бердәм тавыш бирү көнне без инде сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларына тавыш бирү өчен сайлау участокларына киләчәкбез. Ил үсешенең алдагы биш елга юнәлеше һәрберебезнең һәрьяклап үлчәнгән һәм тирәнтен аңлап ясалган сайлавыннан тора. Ышанам ки, Татарстанда яшәүчеләр, бигрәк тә республикабызның һәм, тулаем алганда, илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашырга теләгән һәм моңа әзер булган яшьләребез, актив гражданлык позициясен күрсәтерләр.

Кадерле татарстанлылар, сезгә барыгызга да чын күңелдән киләчәк көндә ышаныч, уйланылган гамәлләрегезнең тормышка ашуын телим! Ә барлык дәрәҗәдәге депутатларга – җаваплы парламент эшчәнлегендә уңышлар, нык сәламәтлек, сайлаучыларның наказларын үтәү һәм Ватаныбыз чәчәк атсын дип нәтиҗәле эшләү өчен бетмәс-төкәнмәс куәт!



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.