Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Хәзерге көндә Беренче май бәйрәменең сәяси төсмере булмаса да, ул үзенең бай традицияләре белән Россия халкына якын һәм кадерле. Өлкән буынның хәтерендә бу көн хезмәт ияләренең үз хокукларын яклау көне буларак саклана. Һәм бүген дә, дәверләр алмашынуга карамастан, «Тынычлык! Хезмәт! Май!» шигаре безне, Хезмәт Кешесен ихтирам итүгә өндәп, тормышыбызны яхшырту өчен уртак максатыбызда берләштерә.

«Эш сөйгәнне ил сөйгән», ди татар халык мәкале. Россия Федерациясе Конституциясендә игълан ителгән хезмәтне олылау принцибы социаль дәүләтнең нигезе булып тора. Илнең күпчелек халкы хуплаган Төп законның яңартылган редакциясендә гражданнарның хезмәт хокуклары гарантияләре җитди ныгытылды. Икътисадны үстерү һәм байлыкны арттыру, суверенитетны, социаль партнерлыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итү өчен шартлар тудырылды. Шактый катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында илебезгә килгән авырлыкларга карамастан, яз җитү белән без тормышыбызның яхшыруына өметләнәбез. Табигатьнең уянуына, язгы җылы көннәр килүенә шатланып, уй-ниятләребез һәм максатларыбызның тормышка ашуына ышанабыз. Үз көчебез һәм эш сөючәнлегебез безгә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Гражданлык җаваплылыгын тоеп һәм активлык күрсәтеп, без төп максатыбызга – туган республикабызның һәм бөтен илебезнең чәчәк атуына тиз арада ирешү өчен үз өлешебезне кертә алабыз, һәм кертергә тиеш тә.

Кадерле ватандашлар! Татарстанның икътисадый куәтен ныгытуга зур өлеш керткән ветераннарга шушы язгы көнне олы ихтирамымны белдерәм. Үз эшен намуслы башкарып, республиканың алга таба да эзлекле үсешен тәэмин итүче барлык хезмәт ияләренә дә рәхмәт. Сезгә кояшлы матур көннәр телим – язгы кыр эшләренең кызган чагы бит, күп кенә татарстанлылар Беренче майны басуларда һәм бакчаларда тырыш хезмәт белән каршы алачак. Исән-сау һәм имин булыгыз! Тормышыгыз һәрвакыт яраткан эшегезгә, кыю уй-фикерләргә бай булсын! Ә кунакчыл йортларыгыз тынычлык һәм бәхет белән тулсын! Бәйрәм белән!





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.