Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан белән Якутия арасында перспектив мөнәсәбәтләр»

Татарстан һәм Якутия закон чыгаручыларының икеяклы элемтәләрен активлаштырырга, моңа кадәр имзаланган Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында эшнең яңа формаларын табарга кирәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта ул бүген Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Төмән) депутатлары белән очрашуда белдерде. Парламентның рәсми делегацияләре залында узган очрашу Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев җитәкчелегендә Якутия делегациясенең Татарстанга рәсми визиты кысаларында узды.

"Татарстан белән Якутия арасында җылы, аңлаешлы һәм перспективалы мөнәсәбәтләр, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып, - бу визит безнең өчен бик мөһим, бүген Татарстанда Якутия көннәре ачыла, алар безнең күптәнге багланышларыбызны тагын да ныгытачак".

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Якутия һәм Татарстан закон чыгаручыларында - Россия составындагы милли республикалар буларак, күп кенә мәсьәләләр буенча гомуми позиция хас, аеруча илнең федератив төзелешенә, телләрне, гореф-гадәтләрне саклауга кагылган очракларда.

ТР Дәүләт Советы Рәисе искә төшергәнчә, Дәүләт Советы һәм Саха Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Төмән) арасында хезмәттәшлек турында килешүгә 2012 елның ноябрендә имза салынган булган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге документ ике төбәкнең күптәнге дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыткан. "Вакыт уза, безгә Килешүне яңартырга, парламентара элемтәләргә яңа этәргеч бирергә, яңа формалар һәм уртак эшчәнлек юнәлешләрен табарга кирәк", - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача гына республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы хәлгә карамастан, узган ел Татарстан тулаем төбәк продукты 2,4 трлн. сум тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме арткан һәм 268,5 млрд. сум тәшкил иткән. Ел саен Татарстан 2,68 млн. кв. м. торак төзи. Узган елда төп капиталга инвестицияләр күләме 603 млрд. сум тәшкил иткән. «Без икътисадны диверсификацияләү һәм инвестицияләр җәлеп итү белән җитди шөгыльләнәбез, - дип басым ясады парламент башлыгы, - Татарстан 5 ел дәвамында инвестиция климаты торышы буенча лидер-төбәкләр өчлегенә керә».

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, профиль комитетлар һәм комиссияләр эшчәнлегенә аерым тукталды. Татарстан парламенты эшчәнлеге белән делегация әгъзалары очрашу алдыннан парламент үзәгендә һәм парламентаризм музеенда  җентекләп танышканнар иде.  

"Безнең өчен Татарстанда уза торган Якутия көннәре - бик җаваплы һәм мөһим вакыйга, делегациянең составы 280 кешедән артып китә, - дип сөйләде Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Төмән) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков, - ике театр үз спектакльләрен  күрсәтәчәкләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килә. Барысы да түземсезлек белән ачышлар көтә».

Александр Жирков Фәрит Мөхәммәтшинның Якутия һәм Татарстан закон чыгаручылары арасындагы мөнәсәбәтләрне активлаштыру кирәклеге турындагы фикерен хуплады. «Безгә парламентара багланышларыбызны интенсив һәм динамик рәвештә үстерергә кирәк», - диде ул, хезмәттәшлеккә башлангыч әле 1998 елда, Якутия делегациясенең Татарстанга беренче рәсми визиты вакытында ук салынуын билгеләп үтеп. Александр Жирков бу делегация әгъзасы иде, һәм бүген дә аны зур җылылык белән искә ала. Шуннан соң визитлар даими рәвештә башланды.

Якутия Дәүләт җыены вице-спикеры киләсе елда Саха Республикасы оешуга йөз ел тулуын әйтеп, Татарстан делегациясен бу уңайдан уздырылачак тантанага чакырды.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Александр Жирковка Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен" мактау билгесен тапшырды. "Россия парламентаризмы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Илебез тарихында иң катлаулы елларда ул Якутиядә парламентаризм үсеше һәм гомумән илебезне ныгыту өчен күп эшләде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыелышы Рәисенең беренче урынбасары хакында.

Фәрит Мөхәммәтшин "Саха (Якутия) Республикасында парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен" мактау билгесе белән бүләкләнде. "Фәрит Мөхәммәтшин - уникаль сәясәтче,  Россия Федераль җыелышында гына түгел, бәлки федераль хакимиятнең башка органнарында да аның фикеренә колак салалар, - диде Александр Жирков, бүләкне тапшырганда, - Татарстан парламентында башкарылган эшләрнең күбесе безнең өчен үрнәк  булып тора".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.