Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабантуй - республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәм"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабантуй - республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәм"

Бүген Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәмгә әверелүен әйтте.

Шәһәр халкын һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котлап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкны күпмилләтле бәйрәмгә әверелгән, тарихын татар халкы елъязмасы төпеленнән үк алган Сабантуй белән котлады. «Түбән Кама мәйданы һәрвакыттагыча матур һәм тантаналы, хәтта һава торышы да бәйрәм һәм шат кәефне боза алмый, өстәвенә бу яңгыр бик көтелгән», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бүген мәйданда төрле халыкларның телләрендә җырлар яңгырады, бу күпмилләтле илебезнең тату, бердәм гаиләдә яшәвебезне тагын бер кат күрсәтә.

Дәүләт Советы Рәисе быел Түбән Кама Сабан туе дәүләт бәйрәме — Россия көнендә узуны искәртте. «Түбән Кама халкы безнең республикада бик актив, барыбыз да бай тарихлы илдә яшибез һәм аның үсешенә үз өлешебезне кертәбез», — диде ул.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
XIX партийная конференция. Альметьевск, декабрь 1985 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.