Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, ул бүген видеоэлемтә режимында узды. Парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары вәкилләре торак базарында бәяләр билгеләү, шулай ук дәүләт экология мониторингын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.


Парламентарийлар төбәкләрдә "Гаилә ипотекасы" һәм "Ташламалы ипотека" программаларын гамәлгә ашыру мониторингын үткәрергә, торак базарында бәяләрне киметү һәм ташламалы ипотеканы кредитлау программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен тәкъдимнәрне карарга ниятли.

Моннан тыш, Президиум әгъзалары дәүләт экология мониторингын алып баруга һәм регионнарның экологик паспортларын эшләүгә кагылышлы вәзгыятьне өйрәнделәр.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советыннан шулай ук Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.

РФ Закон чыгаручылар советы - Россия Федераль Җыены каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган. 2012 елның маенда гамәлгә куелган, эшнең максаты - закон чыгару эшчәнлеген килештерү, Дәүләт Думасының, Федерация Советының һәм төбәк закон чыгару җыелышларының контроль вәкаләтләрен камилләштерү. Россия Закон чыгаручылар Советы утырышында федераль министрлыклар һәм төбәкләрнең башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, депутатлар һәм сенаторлар катнаша. Бүген Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, Закон чыгаручылар советы - гражданнар өчен актуаль мәсьәләләр карала торган мәйданчык, Хөкүмәт адресына тәкъдимнәр һәм законнарны камилләштерү буенча карарлар чыгарыла.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Парламент
Иран Ислам Республикасының Генераль консулы белән очрашу, 2007 елның 5 декабре
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.