Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Дәүләт Советында язгы сессия ябылды

Дәүләт Советында язгы сессия ябылды
Дәүләт Советында язгы сессия ябылды. Депутатлар чираттагы утырышка сентябрь аенда җыелачак. 23 нче утырыш тәмамланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.

Быелның беренче яртыеллыгында Дәүләт Советының 5 утырышы уздырылды, 147 мәсьәлә каралды, 46 закон (шуларның 5 се база) һәм 200дән артык карар кабул ителде. Президиумның 5 утырышы уздырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, күп кенә кабул ителгән законнар социаль (кризиска каршы) юнәлешле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Россия Президенты Владимир Путинның юлламаларын һәм башка инициативаларын гамәлгә ашыра.

"Аерым алганда, муниципаль сәнәгать паркларында кече һәм урта бизнесны үстерү өчен салым ташламалары билгеләнде, мөлкәткә салым һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча киметелгән ставкаларның гамәлдә булу срогы озайтылды; транспорт салымы һәм патент салым салу буенча ташламалар тәртибе төгәлләштерелде, дискуссияләрдә торак төзелеше территориясен комплекслы үзләштерү барышында гражданнарның торакка хокукларын тәэмин итү тәртибе килештерелде", - дип сөйләде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин конституцион төзәтмәләрне үстерүгә эшләнгән закон проектларына аерым тукталды. Шулай итеп, Дәүләт Советы яшьләр турында  һәм яшьләр сәясәте турындагы республика законнарын яңартты.

Тулаем алганда, Дәүләт Советы Рәисе бәяләвенчә, РФ Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр белән туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә, республика кануннарына үзгәрешләр кертүгә килгәндә, "эзлекле эш алып барыла". Прокурор кандидатурасын килештерүнең гамәлдәге тәртибе гадиләштерелде, законнарга "РФ сенаторы" исеме кертелде, Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелде, Конституция тарафыннан яңартылган дәүләт вазыйфалары һәм дәүләт хезмәте өчен чикләүләр (чит ил гражданлыгы булган затларга) билгеләнде.

Язгы сессия  закон чыгару инициативаларына "бай булды".  Республика парламенты тарафыннан Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы тәртибендә 7 федераль закон проекты кертелде. Алар корал сату, наркотиклар әйләнеше, хайваннар белән эш итү, Интернет челтәрендә мәгълүмат тарату өлешендә җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән.

"Сүз уңаеннан әйткәндә, безнең тәкъдимнәребезнең берсе - корал сатып алуга хокук бирү яшен  18 яшьтән 21 яшькә кадәр күтәрелү буенча закон, - Россия Президенты тарафыннан закон имзаланды", - дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Дәүләт Советының өч мөрәҗәгате җибәрелде: икесе РФ Премьер-министры Михаил Мишустин адресына, берсе - РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин адресына.

"Әлеге инструментның эшләвенә мисал булып узган елның сентябрендә Михаил Мишустинга күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын тарату буенча мөрәҗәгатебез торды", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советына социаль ипотека программасында катнашучы 400дән артык күп балалы гаилә вәкилләре мөрәҗәгать иткән иде, алар хокукый каршылыклар аркасында ипотека кредитының бер өлешен дәүләт хисабыннан каплау хокукыннан мәхрүм ителүләре турында сөйләделәр.

2019 елның июлендә федераль закон кабул ителде, аның нигезендә өченче яки аннан соңгы балалар тугач, күп балалы гаиләләр дәүләт хисабына ипотека кредитларын тулысынча яки өлешчә 450 мең сумнан да артмаган күләмдә каплау мөмкинлеге алды. Дәүләт ярдәменең бу чарасы сату-алу шартнамәсе буенча яки өлешләп төзелештә катнашу шартнамәсе буенча торак алган гражданнарга гына кагыла. Ә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша социаль ипотека программасында катнашучы күпбалалы гаиләләр мондый ярдәмгә өметләнә алмадылар.

2020 елның сентябрендә ТР Дәүләт Советы РФ Хөкүмәте Рәисенә мөрәҗәгать итте. Татарстан тәкъдимнәре хупланды һәм 2021 елның апрелендә тиешле федераль закон кабул ителде, ул социаль ярдәмнең федераль чарасы буларак бөтен Россия буенча социаль ипотека программасында катнашучы  күп балалы гаиләләргә файдаланырга мөмкинлек бирә. Татарстанда күп балалы гаиләләр беренче түләүләрне ала башладылар инде.

Фәрит Мөхәммәтшин үз докладында фракцияләр һәм депутат төркемнәре, профиль комитетлары һәм парламент комиссияләре, шулай ук эксперт советлары эшчәнлегенә аерым игътибар бирде. "Хокук кулланучылар, юристлар, профильле белгечләрне җәлеп итеп эксперт советларының 34 утырышы уздырылды, 148 мәсьәлә каралды, - дип сөйләде парламент башлыгы, - шуның белән законнар әзерләүдә катнашучылар даирәсе шактый киңәйтелде. Бу эш, тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, дәвам итәчәк».

Язгы сессия чорында парламентара эшчәнлек активлашты. Республика парламентында Якутия делегациясе һәм Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты каршындагы эксперт советлары әгъзалары булды. Иркутск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе һәм Тыва Республикасы Югары Хуралы (парламент) белән килешүләр төзелде. 

РФ сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән эш дәвам итте. "Без республика инициативаларын алга алып бару һәм республика икътисадына акча җәлеп итү мәсьәләләрен бергәләп хәл итәбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - бүген Дәүләт Думасының җиденче чакырылышы эшен төгәлләде. ТР Дәүләт Советы исеменнән миңа депутация координаторы Илдар Гыйльметдинов йөзендә хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез».

Парламент башлыгы әйтүенчә, гражданнарны кабул итү - Дәүләт Советы депутатларының төп функцияләренең берсе. Быел депутатлар тарафыннан 2 970 кеше кабул ителгән, 6 126 мөрәҗәгать каралган. Иң актуаль мәсьәләләр арасында - законнарны камилләштерү, социаль яклау, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, икътисад, мәшгульлек, ТКХ һәм башкалар.

«Катлаулы хәлгә карамастан, узган чорда Дәүләт Советы депутатлары Татарстан тормышының барлык өлкәләре буенча да шактый мөһим карарлар кабул итте, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин, - киләчәктә дә эшлекле карашларны саклап калу, парламент эшенең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген киметмәү мөһим».

Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә ачылачак көзге сессиягә куелган перспективалы бурычлар арасында конституцион үзгәрешләр нәтиҗәләре буенча законнарны системалы яңартуны билгеләде. «Бу мәсьәләдә барлык тармакларның һәм хакимият дәрәҗәләренең конструктив хезмәттәшлегенә, көчләрен берләштерүгә исәп тотабыз», - дип басым ясады ул.

Парламент башлыгы сүзләренчә, үсешнең милли максатларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын,  Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны законнар һәм бюджет белән тәэмин итү, пандемия шартларында икътисадны тотрыклы үстерү планы чаралары дәвам итәчәк.

19 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар, октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу узачак. «Депутатларны һәм анда катнашучыларны халык белән очрашуларда, хисап компаниясендә, аңлату эшләрендә  актив катнашуга чакырам, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе коллегаларына, - күпмилләтле Россиянең киләчәк үсеше векторы күпчелек очракта иҗтимагый-сәяси тормышның бу мөһим вакыйгаларына бәйле булачак».

Чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, Хөкүмәткә, Прокуратурага, Хисап палатасына уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

 



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.