Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» республика агентлыгында булды

Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» республика агентлыгында булды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды, яңа журналист проектлары белән танышты, шулай ук «Татар-информ» агентлыгына эксклюзив интервью бирде, анда парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады, быелның беренче яртыеллыгында депутатлар кабул иткән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белән бергә Фәрит Мөхәммәтшин «Әдәбият кафесы»н, Татарстан китап нәшриятының Казанда ачылган дүртенче кибетен карады. Биредә төрле жанрларда 700 гә якын китап тәкъдим ителгән.

Агентлык фойесында республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренә багышлап нәшер ителгән «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарының махсус чыгарылышлары күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә Татарстанда яшәүче милләтләрнең күренекле шәхесләре,  аларның тарихлары, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, истәлекле урыннары, милли ашлары, милли киемнәре турында мәгълүмат табарга мөмкин. Әлеге кушымталарның уникальлеге шунда: алар теге яки бу халыкның милли телендә нәшер ителә, аның традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләнә. Материал русчага яисә татарчага тәрҗемә белән бирелә.

«Иртәгә без әлеге уникаль проектны төгәллибез, - диде «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Александр Латышев, - ул безнең укучылар арасында зур уңыш казанды». «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова билгеләп үткәнчә, проект «Татмедиа» агентлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары ассамблеясе белән берлектә гамәлгә ашырылган.

«Казанские ведомости» һәм «Шәһри Казан» газеталар үз форматларын яңарттылар. Бу басмаларның мөхәррирләре шулай ук үзләренең яңа проектлары турында сөйләделәр.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Миллиард татар» сайтында посткроссинг проектында катнашты. "Хатлар йорты" проекты авторлары инде Ауропа һәм Төньяк Америкадагы  хезмәттәшләренең популяр идеясен җайлаштырганнар,  кешеләр почта аша таныш булмаган кешеләргә открыткалар җибәрә. «Миллиард татар» сайты аша анда теркәлгән теләсә-кайсы кулланучыга бөтен җир шары буйлап татар телендә открытка җибәреп була.

Фәрит Мөхәммәтшин Уфа (Башкортстан) шәһәреннән Айдар Муллануровка һәм Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Фирдүс Тямаевка сәлам җибәрде һәм уңышлар теләде. Адресатларны, очраклы сайлап алу ысулы белән, компьютер үзе сайлый.

Дәүләт Советы рәисенә шулай ук «Тәртип» һәм «Китап» уникаль радиопроектларын тәкъдир иттеләр. Милли радиоплатформа концепциясен "Тәртип" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева тәкъдим итте. Бу милли радионың миссиясе - киләчәк буыннарга татар халкының милли көйләрен һәм халык җырларын, туган телнең матурлыгын һәм байлыгын, мәдәни һәм әдәби мирасын тапшыру.

«Китап» - татар телендә тапшыруларның мәдәни-агарту концепциясе булган радиоканал, аның эфирында әдәби әсәрләр, фәнни-популяр программалар, халык фольклоры һәм татар эстрадасы яңгырый.

"Татмедиа"га визиты кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин "Уникенче кат" проекты кунагы булды, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка интервью бирде. Интервью «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында басылачак.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.