Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезгә республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә рәхмәт әйтә»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезгә республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә рәхмәт әйтә»

21 августта Әлмәттә «СМП-нефтегаз» компаниясенең 30 еллыгына багышланган чара узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән хезмәткәрләрне һәм тармак ветераннарын парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дәүләт Советы Рәисе белдергәнчә, компания нефть каласы өчен генә түгел, бөтен республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте.

– 1990 нчы еллар башында СМП-91 төзелеш-монтаж предприятиесе нигезендә барлыкка килеп, сезнең предприятие кыска вакыт эчендә республика әһәмиятендәге күптармаклы компаниягә әверелде, – диде ул.

Хәзерге вакытта предприятие составында нефть чыгару һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе уңышлы үсеш алган. Предприятиенең үзәген юл-транспорт бүлекчәләре тәшкил итә, алар иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле. 2006 елда компания «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара тизйөрешле автомагистраль төзүдә катнашу кысасында зур проектны гамәлгә ашыруга кереште. Аңа 27 млрд сумнан артык акча керткәннәр.

Фәрит Мөхәммәтшин компания коллективының социаль тармакларга ярдәм итүдән дә читтә калмавын билгеләп үтте. «Предприятие мәгариф, мәдәният, әйләнә-тирә мохитне саклау, физкультура һәм спорт, авылларда юл төзү һәм төзекләндерү, Әлмәт районы территориясендә урман торгызу юнәлешләрендәге социаль проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу максатларга 1,6 млрд сум акча тотылган, – диде ул. – Сезгә республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә рәхмәт әйтә».

Дәүләт Советы Рәисе Фоат Комаровның «СМП-нефтегаз» компаниясе үсешенә керткән өлешен дә югары бәяләде. «Ару-талуны белмәс, талантлы оештыручы, белемле һәм җаваплы җитәкче ул», – диде Фәрит Мөхәммәтшин





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С губернатором Санкт-Петербурга Валентиной Матвиенко. 25 июня 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.