Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Валентина Матвиенко Татарстан халкын Республика көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы килде. Ул Татарстан халкын Республика көне белән котлады.

"Гасырлар дәвамында Татарстан Идел буенда Россия дәүләтенең ышанычлы терәге булып тора, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре өчен кунакчыл йорт булып хезмәт итә.  Республика халкы уникаль мәдәни-тарихи мирасны һәм гаҗәеп табигый байлыкларны кадерләп саклыйлар, үзенчәлекле традицияләрне хөрмәтлиләр һәм буыннан-буынга тапшыралар. Төбәк энҗесе - Казан шәһәре - чын мәгънәсендә илнең иң эре җитештерү, фәнни-мәгариф, рухи һәм спорт үзәкләренең берсе, ул "Россиянең өченче башкаласы" исеменә чынлап та лаек.

Бүген, Россия Федерациясе субъектлары арасында иң алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай үзгәртеп корулар юлыннан ышанычлы хәрәкәт итә, инвестицион һәм инновацион потенциалны үстерә бара. Төбәктә төрле масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы комплекслары предприятиеләре нәтиҗәле эшли, инженерия, транспорт һәм туристлык-рекреацион инфраструктура камилләштерелә.

Ышанам ки, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары алга таба да кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк, ә анда яшәүчеләр - гомуммилли бурычларны хәл итүдә актив катнашачак", - диелә телеграммада.

Валентина Матвиенко республика халкына яңа казанышлар, игелек һәм республиканың алга табан да чәчәк атуын теләгән.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
Служба в армии. 1966 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.