"Без коронавирус үз шартларын куя торган катлаулы чорда яшибез, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, волонтер-табибларга мөрәҗәгать итеп, - Медуниверситет, уку процессын өзмичә, сәламәтлек саклау өлкәсенә, табибга бик нык ярдәм итте. Узган елның язында университет укытучылары, клиник ординаторлар беренчел звено, шул исәптән вакытлыча йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары булып эшләделәр. Студентлар урта һәм кече персонал вазифаларын үтәде. Гомумән алганда, бу хәрәкәткә КДМУ ның 2 меңнән артык вәкиле кушылды һәм пандемиягә каршы тору, дәвалау-диагностика ярдәме күрсәтү чараларында катнашуларын дәвам итә. Сезнең кайгыртуыгыз нәтиҗәсендә йөзләрчә һәм меңнәрчә кешеләрнең тормышы коткарылды".
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада пандемия башланганнан бирле "Бердәм Россия" башлангычы белән волонтер үзәге ачылган, һәм КГМУның 500 дән артык волонтеры беренчеләрдән булып үзәк эшенә актив кушылган. "Сезнең битараф булмавыгыз, хастаханәләрдә - термометриядә, авыруларны кабул итүдә уздырылган сәгатьләрегез, табибларга, аз хәрәкәтле гражданнарга, өлкәннәргә транспорт ярдәме күрсәтү, дарулар һәм продуктлар китерү - зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек", - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан илдә медицина волонтерлыгының пионеры булды, шул исәптән моңа 6 ел элек КГМУ базасында ректор Алексей Созинов ярдәме белән оештырылган «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге әгъзаларының актив позициясе нәтиҗәсендә ирешелгән. Соңгы елда гына да алар тарафыннан хастаханәләрдә 50000 сәгатьтән артык волонтерлык ярдәме күрсәтелгән, ә медицина оешмаларында беренчел звено табибларны кабул итүне көтү вакыты, волонтерлар-медиклар барлыкка килү белән, ике тапкырга кимегән.
"Үзара ярдәмләшү, безнең карашларны хуплаган кешеләр белән бергәләп эшләү – "Бердәм Россия" партиясенең кешеләр мәнфәгатен кайгыртып эшләвенең асылы шуннан гыйбарәт, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, иреклеләргә мөрәҗәгать итеп.
Бүген үк КДМУның төп бинасы "Иреклеләр" аудиториясендә "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге һәм "Волонтер-медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Аңа партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанда ирклеләр җәмгыяте хәрәкәте координаторы Анна Макарова куйдылар.
"Әлеге килешү белән без Казан медицина университеты диварларында барлыкка килгән волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итү буенча өстәмә йөкләмәләр алдык, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - документка кул кую белән без зур эшебезне төгәлләдек кенә түгел, ә киләчәктә дә татарстанлыларның сәламәтлеге һәм иминлеге хакына уртак проектларны гамәлгә ашырырга әзер булуыбызны белдердек".
"Бөтен пандемия чорында без, волонтер-медиклар һәм бердәмроссиялеләр кулга кул тотынып эшләдек, безнең зур волонтерлык ресурсын кулланып, алга таба да уртак акцияләр үткәрергә әзер", - дип белдерде үз чыгышында иҗтимагый хәрәкәт координаторы Анна Макарова.
Соңрак КГМУның актлар залында КДМУ Гыйльми Советы утырышында тантаналы шартларда волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучыларны бүләкләү булды. Россия Президенты Владимир Путин имза куйган грамота һәм «Иҗтимагый үзара ярдәм акциясен оештырган өчен #МыВместе» истәлекле медале Динә Гыйлемхановага, Лилия Яруллинага, Юлия Темниковага, Йюрч Омер Тахирга, Давид Шамурадовка тапшырылды.
КДМУ Гыйльми Советы утырышының төп мәсьәләсе быелгы уку елында кабул итү кампаниясенә йомгак ясау булды. Иң популяр юнәлешләр «дәвалау эше», «медицина биохимия» һәм «стоматология» булган. Барлыгы университетта 748 беренче курс студенты кабул ителгән. Югары уку йорты буенча бюджет урыннарына конкурс бер урынга 14,8 кеше тәшкил иткән.
«Республикада сәламәтлек саклау системасына ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, фәнни медицина җәмәгатьчелеген сәламләп, - федераль үзәк ярдәмендә, республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 10 ел эчендә Татарстанда 600 тирәсе беренчел звено объекты төзелде: 557 ФАП һәм 43 табиб амбулаториясе. Быел аларга тагын 42 ФАП һәм 4 амбулатория өстәләчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ерактагы торак пунктларда яшәүчеләр өчен 4 мобиль поликлиника эшли башлады. Югары технологияле медицина ярдәме дә җитди үсеш алды. Йөз көндә Казанда яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелде». Парламент җитәкчесе республика проектларын гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен медвуз галимнәренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте