Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды

Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды

Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Татарстанда Үзбәкстан мәдәнияте көне узды
Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да Үзбәкстан мәдәнияте көннәре бара. Алар илнең бәйсезлегенең 30 еллыгына багышлана. Бүген Татарстан Халыкларының дуслык йортында бәйрәм тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Азиз Абдухакимов һәм Үзбәкстанның Казандагы консулы Фариддин Насриев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанны һәм Россияне, шул исәптән Татарстанны да, тарихи, мәдәни һәм икътисади мөнәсәбәтләр бәйли.

«Үзбәкстанда татарларның зур диаспорасы бар, биредә татарлар саны 300 мең чамасы. Татарстанда Үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе иң күп санлы һәм активларның берсе. Үзбәк җәмгыяте вәкилләренең күбесе өчен Татарстан күптән икенче өйгә әверелде. Татарстанда барлык милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырыла», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, 30 ел бәйсезлек вакытында үзбәк халкы зур уңышларга иреште. «Без сезнең илнең уңышларына, имин һәм динамик үсешенә сөенәбез. Сезнең белән бергә дәүләт бәйрәмен зур Россиянең бөтен төбәкләре бәйрәм итә, Үзбәкстан мәдәнияте көннәрен уздыра. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет, тугандаш Үзбәкстанга чәчәк ату һәм тынычлык телим», — ди ул.

Үзбәкстан вице-премьеры Азиз Абдухакимов Мәдәният көннәрен югары дәрәҗәдә уздырган өчен татарстанлыларга рәхмәт әйтте һәм үзбәк, рус һәм татар халыкларының гасырлардан килгән дуслыгы булуын искәртте.

Концерт программасын Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллыгы «Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы белән бергә оештырган.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.