Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды

"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды

"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
"Россия - спорт державасы" форумында Татарстанның мәктәп волейбол лигасын тәкъдир итү узды
9 сентябрьдә «KazanExpo халыкара күргәзмә комплексында "Россия - спорт державасы» форумы кысаларында 2022 елгы волейбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр арасында волейбол турнирын тәкъдир итү булды. Форумның үзәк мәйданчыкларының берсендә - «Спорт - яшәү нормасы» стендында узган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин KazanExpo га килүгә Россия төбәкләренең спорт казанышлары һәм перспектив проектлар тәкъдим ителгән стендлар белән танышты.

Татарстан Республикасының Мәктәп волейбол лигасын тәкъдир иткән Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов Россия Спорт министрлыгы, Бөтенроссия волейбол федерациясе һәм дөнья чемпионаты уеннары узачак регионнарның спорт буенча министрлыклар вәкилләренә Татарстанда волейбол популярлыгы артуын билгеләп үтте. "Сүз дә юк, мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус волейбол турнирын үткәрү әлеге төр спорт үсешенә тагын бер этәргеч булды", - диде ул.

Татарстан Республикасының “Мәктәп волейбол лигасы” - 5-11 сыйныфларда укучылар өчен һәвәскәр ярышлар циклы ул.

2018 елда беренче сезон булып, анда Казан шәһәренең 141 мәктәбеннән командалар катнашты. Узган өч елда ярышлар республикада мәктәп укучылары арасында иң популяр спорт турнирларының берсе булды. 2020/2021 елгы сезонда турнир республиканың 43 муниципаль районыннан, 18 меңнән артык мәктәп укучысы катнашында 722 мәктәпне колачлады.

ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстанда барлыкка килгән һәм уңышлы рәвештә үсүче мәктәп волейбол лигасы проекты илнең спорт тормышында лаеклы урын табар дигән ышаныч белдерде. "Волейбол - иң массакүләм, командалы спорт төрләренең берсе, - дип билгеләде ул. - Өстәвенә, волейбол белән шөгыльләнү әллә ни чыгымнар таләп итми. Мәктәпне волейболга җәлеп итеп, без берничә максат куябыз: уенчыларның осталыгы үсү; балаларның сәламәтлеген ныгыту; үз мәктәбеңә, шәһәребезгә, районыбызга, республикага карата патриотизм хисләре тәрбияләү".

Россиянең кайбер төбәкләренең спорт делегацияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин "Мәктәп волейбол лигасы" проектының реаль перспективалары бар, дип билгеләде. "Россия Спорт министрлыгы, Бөтенроссия волейбол федерациясе безнең тәҗрибәне тарату инициативасын хуплады, - диде ул. - Мәктәп волейболы Россиянең 2022 елда дөнья чемпионаты узачак ун шәһәрендә генә түгел, бәлки илебезнең һәр төбәгендә барлыкка килергә тиеш. Без малайларны һәм кызларны урам йогынтысыннан арындырачакбыз, аларга сәламәт яшәү рухы сеңдереп әти-әниләрне дә бәхетлерәк итәчәкбез".

Бөтенроссия волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Якеменко, Татарстан җитәкчелегенә спортка һәрьяклап ярдәм иткән өчен рәхмәт белдереп, республика волейбол хәрәкәтенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. "Республикада волейбол федерациясе җитәкчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә волейбол, чыннан да, спортның иң популяр төрләренең берсе булды, - диде ул. - Һәм, мәктәпләр арасында турнирны югары дәрәҗәдә оештырып, үз регионнары белән генә чикләнмичә, алга таба киттеләр. Татарстан тәҗрибәсе барысын да кызыксындырды, һәм мәктәп волейболы турниры илдә үз урынын табар дип ышанам".





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Во время официального визита делегации РТ во главе с Премьер-министром РТ Фаридом Мухаметшиным в Иорданское Хашимитское Королевство. Король Иордании Хусейн Бен Талал вручает Фариду Мухаметшину Орден Прогресса I степени. 6 декабря 1997 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2020 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.