Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау районнарының яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте

Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау районнарының яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау районнарының чираттан тыш утырышларында катнашты. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов Биектау районына эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, районының яңа башлыгы итеп Айрат Җиһаншин сайланды. Татарстан Президенты тәкъдим иткән җитәкчеләрнең кандидатураларын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.

Апас районы Советы утырышында муниципаль депутатлар Равил Хисаметдиновның отставкасын кабул итеп, районның яңа башлыгын сайладылар. Ул – муниципаль совет депутаты, “Сетевая компания” ААҖ филиалы - Буа электр челтәрләре” директоры Айрат Җиһаншин.

«Хәзерге вакытта кайбер муниципаль районнарда кадрлар үзгәреше бара, һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа Биектау районына эшкә күчәргә тәкъдим итте», - диде Равил Хисаметдинов, утырышны ачып һәм депутатларга Апас районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Район советы депутатлары бу карарны хупладылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Равил Хисаметдиновка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде,  алар нәтиҗәсендә Апас районы республика районнары арасында алдынгыларның берсе дәрәҗәсенә иреште.. «Безнең муниципаль районнар һәрвакыт эшне белүче, куелган бурычларны хәл итүче һәм туган республикабызның абруен арттыруга үз өлешләрен кертүче җитәкчеләр белән дан тотты, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - Апас районы төрле тармакларда җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттырган муниципалитетлар исәбендә».

Республика парламенты җитәкчесе районда "президент программалары"ның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. "Сез грантлар буенча да актив эшлисез, ишегалларын тәртипкә китердегез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - яңа башлык, темпларны киметмичә, эшне дәвам итәр дип ышанам, районда эшләрнең җаен белеп башкаручы команда тупланган".

ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты исеменнән Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинны тәкъдим итте, яшерен тавыш бирү барышында аның кандидатурасы бертавыштан расланды. "Идарәчеләрнең яшь буыны вәкиле, ветераннар һәм яшьләр арасында абруе бар, энергияле", - дип характерлый Айрат Җиһаншинны хезмәттәшләре.

Айрат Җиһаншин Апаста туган. Казан дәүләт энергетика университетын һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Аның хезмәт эшчәнлегенең күп өлеше «Буа электр челтәрләре» челтәр компаниясе белән бәйле, Айрат Җиһаншин электромонтердан челтәр компаниясе филиалы директорына кадәр хезмәт юлы узган. Фәрит Мөхәммәтшин сайланып куелган башлыкка зур уңышлар теләде.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына булдые. Район Советының чираттан тыш утырышында муниципаль депутатлар, сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, районның хәзерге башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның отставкасын кабул иттеләр. Рөстәм Кәлимуллин белән бер үк вакытта отставкага башкарма комитет җитәкчесе Дамир Шәйдуллин да китте. Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару бүген Равил Хисаметдиновка йөкләнде.

"Бүгенге чираттан тыш сессия сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасына сайлаулар белән бәйле. Белгәнегезчә, мин "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлеге составында федераль округ буенча депутатлыкка кандидат буып чыктым. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайландым. Шуңа бәйле рәвештә, мин муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен туктатырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Биектау районы Советының чираттан тыш сессиясендә катнашучыларга Рөстәм Кәлимуллин, - шуңа да карамастан, кайда гына эшләсәм дә, күңелемдә барыбер биектаулы булып калам, киләчәктә дә бергә эшләрбез дип ышанам».

Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы башлыгы вазыйфасында 11 ел эшләде. Моңа кадәр ул Теләче һәм Мамадыш районнары белән җитәкчелек итте.  Ул 1980 еллар башында ул «галим-агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган,  ул авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия.

"Төрле районнарда эшләгән, зур мәктәп узган кеше, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы яңа җитәкчесе Равил Хисаметдиновны, - һәр районда булган игелекле эшләр һәм традицияләр сакланыр дип ышанам".

Республика парламенты җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллинга да, Равил Хисаметдиновка да уңышлар теләде.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.