Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты
Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты.

Депутатларның игътибар үзәгендә оештыру мәсьәләләре иде - Дәүләт Думасы Рәисе, аның урынбасарлары сайланды, парламент комитетлары һәм комиссияләре составы расланды.  Дәүләт Думасы спикеры итеп Вячеслав Володин сайланды. Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Думага узган партияләр лидерлары белән онлайн-очрашу вакытында тәкъдим ителгән кандидатураны күпчелек депутатлар хуплады. Дәүләт Думасы составында 32 комитет расланды.

Дәүләт Думасында Татарстан республикасын 15 депутат тәкъдим итә. Комитетларда җитәкчелек постлары өчәү алды. Аерым алганда, Максим Топилин Икътисади сәясәт комитетын җитәкләде. Елена Ямпольская Мәдәният комитеты рәисе итеп сайланды. Олег Морозов Контроль комитеты рәисе булды. Татарстаннан сайланган калган 12 депутат тугыз профильле комитет составына керде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән аралашканда  хакимиятнең барлык тармакларының бердәм команда булып эшләве Татарстан парламентаризмының мөһим традицияләреннән берсе булуына, республика җитәкчелегенең эш стиле булып калуына басым ясады. Парламент җитәкчесе киләчәктә дә федераль, төбәк һәм муниципаль депутатларның, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм законнар чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алга таба да гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә берләшүнең мөһимлеген билгеләп үтте.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.