Видеоконференциядә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының парламент берлеге генераль секретаре урынбасары Али Әсгәр Мөхәммәди Сиджани, Халыкара эшләр буенча Федерация Советы комитеты рәисе Григорий Карасин, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Россия вәкиле Рамазан Абдулатипов, Татарстан Президенты ярдәмчесе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Газинур Бакиров катнашты.
"Россия 16 ел дәвамында мөселман дәүләтләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзи, - диде РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, Стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Константин Шувалов, - соңгы елларда төрле яклап хезмәттәшлек белән кызыксыну арта, элемтәләрнең яңа формалары барлыкка килә, һәм монда мөһим урынны сәяси диалог алып тора. Бер-беребезнең эшчәнлеге турында мәгълүмат алышуның җитәрлек дәрәрҗәдә булмавы аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны бетерүгә ирештек".
"Без Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген сәүдә тармагында, турыдан-туры чит ил инвестицияләре өлкәсендә элемтәләрне үстерү кысаларында урнашкан диалогны раслау сыйфатында карыйбыз", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеген аның рәисе сыйфатында координацияләвен искәртте.
Татарстан парламенты башлыгы әйтүенчә, хезмәттәшлекнең икътисадый юнәлеше дә үсә. «2009 елдан бирле Татарстанда үткәрелә торган «Россия - Ислам дөньясы» Халыкара икътисадый саммиты күп яклы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итә, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - быел Казан саммитында 64 илдән һәм Россиянең 41 төбәгеннән биш меңгә якын кеше катнашты».
Дәүләт Советы Рәисе Россия төбәкләрендә Ислам дөньясы дәүләтләренең парламент берлеге белән хезмәттәшлек урнаштыру буенча Федерация Советы инициативасын хуплауларын әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшлекнең парламент формасы Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре диалогы үсешенә зур өлеш кертәчәк, дип ышаныч белдерде.
Парламент җитәкчесе хезмәттәшләрен киләсе елда республикада уздырырга ниятләнгән мөһим чараларда - Идел буе Болгарстанында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә катнашырга чакырды.
Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренең Парламент берлеге делегациясенең Россия Федерациясенә визиты кысаларында безнең республикага да килергә тәкъдим итте. Татарстан, парламент башлыгы әйтүенчә, үзенең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов форум кысаларында чыгыш ясаганда безнең республика тәҗрибәсенә аерым тукталды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына рәхмәт белдерде.
Бүгенге утырыш Федерация Советының Парламент берлеге белән хезмәттәшлеге кысаларында Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр белән хезмәттәшлегенең яңа, парламент формасына нигез салды. Григорий Карасин билгеләп үткәнчә, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр белән аерым парламент элемтәләре инде җайга салынган. Хәзер бу эш системалы булачак. "Без Федерация Советы һәм Парламент берлеге мәйданчыкларында даими диалог башлыйбыз", - дип басым ясады Георгий Карасин.
Хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы составына 57 ил керә, шуларның кырык бише - Парламент берлеге әгъзалары. Оешма тарафыннан карала торган өстенлекле мәсьәләләр арасында - милләтара диалог, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору, мәдәниятара аралашу, хокук яклау эшчәнлеге.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте