Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Гавами хакимият принциплары турында закон проекты Конституциягә каршы килә"

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Гавами хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты РФ Конституциясе нормаларына каршы килгәнен билгеләп узды.

Әлеге мәсьәлә буенча бүген парламент утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, депутат Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Депутатлар закон проектын бертавыштан кире какты.

«Бу теманы хәзер күтәрәсем килми. Утырышның тәнәфесендә шалтыратулар да булды, газеталар да шулай яза инде. Асылын аңламаганнар. Югары вазифаи зат атамасы үзгәрүдә генә түгел… Бу закон проекты Россия Конституциясе нормаларын бозып, тамырдан РФ субъектлары вәкаләтләренә тыкшына, безне дә шушы нормаларны бозарга мәҗбүр итә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта каралгач, Дәүләт Советына киләчәген һәм Татарстан депутатлары аны кабаттан караячагын әйтте.

«Республика парламентының бүгенге сагаюы һәм бу закон проектын кире кагуы аңа җитди үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.