|
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин Россия муниципаль өлкәсе җитәкчеләре клубының Мактау билгесе белән бүләкләнде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль өлкәдәге казанышлары өчен “Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм намус” Бөтенроссия иҗтимагый бүләгенә лаек булды.
Бу хакта Россиянең Муниципаль өлкә җитәкчеләре клубы форумында мәгълүм булды. 26-30 октябрьдә Сочида узган “Россиянең оборона сәнәгате комплексы – шәһәр хуҗалыгына” муниципаль хезмәттәшлек форумы эшендә Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|
|
Матбугаттагы басмалар
|