Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

Төп Законны кабул итү ил язмышында һәрвакыт хәлиткеч роль уйный. 1992 елның 6 ноябрендә чорлар киселешендә Татарстан Республикасы Югары Советы, милләтләре, идеологик фикерләүләре һәм диннәре төрле булган татарстанлыларның ирекле һәм һәрьяклап үлчәнгән сәяси сайлавына таянып, республиканың яңа Конституциясен раслады. Анда иң югары кыйммәтләр итеп кеше хокуклары һәм ирекләре, социаль демократик дәүләт, гражданнар иминлеге игълан ителде. Бу чыннан да тарихи вакыйга Татарстанның үсешендә яңа этапның башлануын белдерде.

Өч дистә ел үткәннән соң без горурлык һәм нык ышаныч белән шуны әйтә алабыз – Төп Законда беркетелгән идеаллар һәм кыйммәтләр, вакыт сынавын узып, үзләренең нигезлелеген һәм яшәү көчен раслады. Кабул ителгән Татарстан Конституциясе күпмилләтле халкыбызның куәтен, аның инициатив һәм эшлекле якларын ачарга тиешле Россия Федерациясендәге тирәнтен үзгәрешләрнең ышанычлы сәяси-хокукый нигезе булды. Конституция нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру граждан җәмгыяте институтларын торгызуга, социаль тотрыклылык, икътисадый үсеш, этномәдәни бердәмлекне һәм динара татулыкны, республикада яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятләрен, телләрен һәм рухи традицияләрен саклау юлыннан уңышлы баруга ярдәм итте. Бүген Төп Закон, безне төп максатка – халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыруга – ирешүдә берләштереп, граждан тынычлыгы һәм иминлегенең ныклы гарантиясе булып тора. Татарстан, көчле хокукый нигезгә, кешеләрнең дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият органнарына карата ышанычына таянып, инновацияле икътисадны нык адымнар белән алып бара, алдынгы технологияләр һәм ыргылышлы фәнни казанышларны, белем бирү, сәламәтлек саклау һәм социаль яклауның югары стандартларын гамәлгә кертә. Мондый стратегиянең нигезе – уникаль кеше капиталы, туган җиргә булган мәхәббәт, намуслы эшли белү, ата-бабаларыбызның мәдәниятләрен һәм традицияләрен ихтирам итү.

Кадерле татарстанлылар! Шушы истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакына хезмәтегездә алга таба да зур уңышлар телим!





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

«Pro-культуру»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.