Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

Дәүләт Советы Президиумы парламентның чираттагы утырышын 25 ноябрьгә билгеләде

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы 25 ноябрьдә көндезге 10 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 21 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 9 республика проекты һәм биш федераль закон проекты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан республикада соңгы вакытта узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе октябрь-ноябрь айларында булып узган Бөтенроссия халык санын алуга аерым тукталды. "Безнең республика халык санын алу кампаниясендә актив катнашты, - дип билгеләде парламент җитәкчесе, - һәм ул Россиядә лидерлар рәтенә керде. Бу кампаниянең уңышлы тәмамлануында шулай ук Дәүләт Советы депутатларының да өлеше бар".

Һичшиксез, парламент утырышының төп мәсьәләсе "2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты булачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, закон проектына беренче укылышта 533 төзәтмә кертелгән. Алар барысы да Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралган. Төзәтмәләрнең кайберләре авторлар тарафыннан кире алынган, калган 511 кабул итүгә тәкъдим ителгән.

Икенче укылышта шулай ук ТР Сайлау кодексына, инвестиция эшчәнлеге турындагы һәм башка кануннарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары да каралачак.

Беренче укылышта янгын куркынычсызлыгы, умартачылыкны үстерү өлкәсендәге эшчәнлекне җайга сала торган закон проектлары, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортны төзү өчен кооператив әгъзалары акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлеге өлкәсендәге мәсьәләләр әзерләнгән.

Парламент утырышында шулай ук 2022 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы каралачак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында парламентарийлар "Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү турында"  мәгълүмат тыңлаячак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында 15 нче Азино бермандатлы сайлау округы буенча һәм 24 нче Студентлар бермандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын тоту турында һәм кандидатларның сайлау фондларына акчалар керү һәм аларның ничек тотылуы турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хисабы белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Утырыш ахырында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, икенче укылышка бюджет турындагы законны әзерләү барышында 2022 елга республика бюджеты кытлыгын 24 млрд сумга кадәр арттыру республика хакимиятенең тагын берничә илкүләм проектны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашу нияте белән бәйле. "Субъект бюджеты ягыннан финанслашу аларда катнашу өчен шарт булып тора, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Республикага әлеге программаларда катнашу отышлы булачак, шуңа күрә аңлы рәвештә республика бюджетының чыгым өлешен һәм дефицитын арттыруга юнәлдек. Бу мөмкинлекләрне кешеләр хакына файдалану өчен киеренке эш көтә".

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Участники саммита глав СНГ на экскурсии по Казанскому Кремлю в дни празднования 1000-летия Казани. 26 августа 2005 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.