Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Волейбол үзәгендә Алекно йолдызы барлыкка килде

Волейбол үзәгендә Алекно йолдызы барлыкка килде

Бүген Казанда Волейбол үзәгендә Россиянең атказанган тренеры, волейбол буенча «Зенит-Казан» һәм Россия җыелма командаларының баш тренеры Владимир Алекноның йолдызын ачу тантанасы булды. Танылган волейболчыны хөрмәтләүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

"Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә бүген ике истәлекле вакыйга булды. Волейбол музеенда ТР Волейбол федерациясе җитәкчелеге һәм бу спорт төрен яратучылар катнашында  Алекно йолдызын ачтылар, аннары Россия суперлигасының "Зенит-Казан" һәм "Локомотив" (Новосибирск) командалары матчы узды.

Тантананы ачып, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Алекноның Россия волейболы үсешенә зур өлеш кертүен һәм Казан "Зенит"ының искиткеч җиңүләрен билгеләп үтте. "Алекно баш тренер урынына килү белән безнең команда илдә иң яхшыларның берсенә әверелде, - диде ул. - Волейбол буенча Татарстанның ирләр җыелма командасы күп тапкырлар Россия чемпионы титулын һәм Россия кубогын яулады, халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Волейбол профессиональ спортчылар, студентлар һәм мәктәп укучылары, эре предприятиеләр хезмәткәрләре һәм авыл районнары халкының, гомумән, спорт сөюче татарстанлыларның яраткан спорт төренә әйләнде. Сезнең күпьеллык хезмәтегез, туплаган команда, Сез төзегән тренер мәктәбе өчен зур рәхмәт, Владимир Романович!"

Танылган тренерны шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» ОГО ФСО Советы рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков та тәбрикләде.

Җавап сүзендә Владимир Алекно Татарстан Волейбол федерациясе җитәкчелегенә, үз командасының уенчыларына һәм тренерларына, күп санлы җанатарларга теләктәшлек һәм аңлау өчен рәхмәт белдерде. «Безнең барлык уңышларыбыз һәм җиңүләребез - уртак тырыш хезмәт, спорт һәм волейболга тугрылык нәтиҗәсе», - дип басым ясады ул.

«Зенит-Казан» - «Локомотив» матчы башланыр алдыннан ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин волейбол сөючеләр һәм Казан командасының җанатарлары исеменнән Владимир Алекнога тагын бер тапкыр Татарстан волейболы үсеше өчен рәхмәт белдерде. " Владимир Алекно баш тренер булып эшләгән 13 ел  дәверендә безнең ир-атлар командасы "Зенит-Казан" Россия спорты йолдызы булды, - дип билгеләде ул. - Һәм бүген, аның казанышларын билгеләп, без бу искиткеч Волейбол үзәгендә Алекно йолдызын ачтык. Аның җиңү традицияләрен хәзерге һәм булачак тренерлар һәм спортчылар дәвам итәр дип ышанам".

Владимир Алекно 2008 елның 1 июленнән Россия җыелма командасында  һәм «Зенит-Казан» Казан командасында баш тренер вазыйфаларын рәсми рәвештә бергә алып барды.

2008/09 еллар сезонында ул «Зенит»ны Россия чемпионатында җиңүгә китерде.

2009 елда Казан командасы Россия кубогын, ә 2010-2012 елларда - рәттән өч тапкыр ил чемпионатын отты. 2011/12 еллар сезоны шулай ук Чемпионнар лигасында "Зенит"ның җиңүе белән билгеләнде.

Дүрт ел рәттән, 2014/15 сезоннан башлап, Алекно командасы һәрвакыт Россия чемпионаты һәм Чемпионнар лигасы җиңүчесе булды һәм, моннан тыш, 2017 елның декабрендә "Зенит" клублар арасындагы дөнья чемпионаты "алтын"ын яулады.

2012 елның 12 августында Лондондагы җәйге Олимпия уеннары финалында җыелма Россия командасының җиңүе күренекле вакыйга булды. Бразилия җыелма командасы белән матчта 0:2 исәбеннән соң Алекно, гадәти булмаган үзгәрешләр ясап, уен барышын үзгәртте һәм нәтиҗәдә Россия җыелма командасын искиткеч драматик көрәштә җиңүгә китерде.

Гомумән алганда, Алекно "Зенит"та 13 сезон дәвамында эшләде һәм баш тренер сыйфатында 29 трофей отты.

Казан Волейбол үзәге музеенда Алекно йолдызы – җиденче. Хәзерге вакытка кадәр анда Игорь Шулепов, Сергей Тетюхин, Ллойл Болл, Дмитрий Фомин, Руслан Олихвер һәм Метью Андерсон йолдызлары ачылган иде.

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
ГАЗ-21 автоколоннасын Мәскәүгә озату, 2006 елның 16 августы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2022 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.