Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Салих Батыев турында: "Кешеләр ихтирамын үзе өчен төп бүләк итеп санады"

Фәрит Мөхәммәтшин Салих Батыев турында: "Кешеләр ихтирамын үзе өчен төп бүләк итеп санады"

Татарстан Милли музеенда республиканың танылган сәяси эшлеклесе Салих Гыйлемхан улы Батыевның тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә кунакларын һәм аны оештыручыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Күргәзмә Дәүләт Советы башлангычында оештырылган. Анда Батыевның фотосурәтләре һәм документлары, хатлары һәм котлау телеграммалары, үзе язган китаплары, ТАССР Югары Советының депутат билетлары һәм бүләкләре урын алган. Татарстан Дәүләт архивы фондларыннан 1960-1970 еллардагы кинохроника кадрлары да тәкъдим ителгән.

“Татарстан тарихында 100 исем” проектының республиканың 100 еллык юбилее алдыннан башлап җибәрелгән зур эшне дәвам иттерүенә шатмын, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин, күргәзмәне ачып. – Биредә мин республиканы торгызу һәм үстерүгә үзләреннән саллы өлеш кертүчеләрнең истәлеген мәңгеләштерүне, исемнәрен һәм эш-гамәлләрен искә төшерүне күздә тотам”.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Салих Батыев исеме аерым бер урын алып тора. “Гади крестьян гаиләсендә үсүенә, тормыштагы кыенлыкларга, шул исәптән эзәрлекләнүләргә, Сталин репрессияләренә карамастан, сынмаган-сыгылмаган, нык, фидакарь булып кала алган ул, – диде парламент башлыгы. – Салих Гыйлемхан улы 36 ел дәвамында республиканың комсомол, партия һәм совет органнарында җаваплы вазыйфаларны биләде”.

Салих Батыев Министрлар Советы рәисе урынбасары вазыйфасында халык хуҗалыгының төп тармакларына: икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларына уңышлы җитәкчелек итә. Шушы катлаулы чорда ТАССРда үсешкә яңа этәргеч бирелә, иске сәнәгать предприятиеләре төзекләндерелә, яңалары – “КамАЗ”, “Казан “Оргсинтез”, “Түбән Кама химия комбинаты” төзелә. Казан авиация сәнәгате, машина һәм приборлар төзү үзәкләренең берсенә әйләнә. Нефть һәм нефть химиясе сәнәгате колач җәя. 1971 елда республикада беренче миллиард тонна нефть чыгарылуын искә төшерү дә җитә.
Фәрит Мөхәммәтшин искә төшереп үткәнчә, Салих Батыевның шәхсән тырышлыгы белән Казан консерваториясе (узган елда 75 еллыгын билгеләп үтте) пәйда була. СССР автономияле республикаларында тәүге югары музыка уку йортына әйләнә бу.

“Салих Батыев республикада парламентчылыкны үстерүгә, аның традицияләрен булдыруга саллы өлеш кертте, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе. – Аның җитәкчелегендә Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итәрдәй норматив-хокукый база булдырылды”.
Фәрит Мөхәммәтшин Салих Батыевның, һәрвакытта да проблеманың төбенә төшәргә тырышып, бик дөрес карарга килгәнлеген искә төшерде. Аңа намус белән армый-талмый эшләү, һәр бирмеш көнен тирәсендәгеләргә файда китерерлек итеп үткәрү хас булды, диде Дәүләт Советы Рәисе. Шул ук вакытта Батыев кешеләрнең проблемалары һәм мәнфәгатьләрен аңлап эш итә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырыша. “Репрессияләр аша узган Салих Гыйлемхан улы, үзе кебекләргә карата гаделлекне торгызу буенча бик күпне эшләде. Югары Советның тиешле комиссиясе башлыгы буларак кына түгел, шәхсән үзе дә аларның язмышында катнашып, тормышта үз урыннарын табарга булышты”.

Безнең белешмә: Салих Батыев исеме республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы әһәмиятле тарихи чор белән бәйле. Ул егерме өч ел дәвамында – 1960-1983 елларда ТАССР Югары Советына җитәкчелек итә. Сәяси һәм башка җинаятьләр өчен республика территориясендә җәза срогы үтүчеләрнең эшләрен карап тикшерү комиссиясе рәисе буларак, сәяси репрессияләр корбаннарын аклау буенча бик күпне эшли. Нәтиҗәдә нахакка репрессияләнгән меңнәрчә кеше төрмәләр һәм сөргеннәрдән вакытыннан алда азат ителә. Ватанга хыянәт итүче дип саналган каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең изге исемен халыкка кайтаруда да Салих Батыев зур роль уйный.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.