Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты

Бүген республикада Ватан Геройлары көненә багышланган бәйрәм кысаларында Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка веноклар салу тантанасы булды. Казан Ратушасында исә Ватан Геройлары көне белән Советлар Союзы, Россия, Социалистик хезмәт геройларын һәм Дан орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның туганнарын һәм якыннарын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр кую тантанасыннан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән венок салды, анда катнашкан ветераннар, Ватан Геройлары һәм аларның туганнары белән аралашты.

"Ике йөз утыз биш Ватаныбыз геройларының исемнәре алтын хәрефләр белән безнең республика тарихына язылган, - диде парламент җитәкчесе. - Безнең бурыч - аларның исемнәрен хәтердә тоту, буыннан-буынга Ватан геройларының батырлыгы турында истәлек тапшыру, хәзер яшәүче каһарманнар һәм аларның гаиләләре турында кайгырту".

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарага Казан Ратушасына геройлар һәм аларның туганнары, иҗтимагый ветераннар оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.

Тантанада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Дәүләт Советы Рәисе татарстанлыларның үз геройлары белән лаеклы рәвештә горурлануларын билгеләп үтте. «Татарстанда 20 Ватан Герое яши, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Аларны хөрмәтләп, без үлгәннәрне искә алабыз. Сугышта һәлак булганнар алдында баш иябез. Геройлар турында хәтер төрле буын һәм барлык милләтләрне берләштерә, ә чын күңелдән бөек Ватанга лаеклы булырга омтылу яңа геройлар тудыра".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада киләсе елда да герой-якташлар истәлеген мәңгеләштерү чаралары дәвам итәчәк. 2022 елда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, Россия Федерациясе Герое Игорь Груднов, фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәлләре, шулай ук Советлар Союзы Геройлары Петр Гаврилов, Магуба Сыртланова, Борис Кузнецов, Россия Герое Ряфагат Хәбибуллин бюстлары урнаштырылачак.

Күп кенә шәһәр һәм бистә урамнарына, уку йортларына геройлар исеме бирелгән. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә мемориаль комплекслар янында истәлекле чаралар үткәрелә, мәктәпләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында батырлык дәресләре уза. «Болар барысы да патриотик һәм мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын тәэмин итү, яшь татарстанлыларда ил тарихы белән кызыксыну һәм героик үткәннәр турында хәтерне саклап калу өчен мөһим», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тантаналы чарада дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Фәрит Мөхәммәтшин Россия Герое Газинур Хәйруллинга һәм Социалистик хезмәт Герое Николай Фроловка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, Социалистик хезмәт Герое Радик Җәләевка «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале тапшырды.

Тантаналы җыелыш республика сәнгать осталарының һәм балалар коллективларының концерт номерлары белән аралашып барды.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.