Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Дөньядагы катлаулы вәзгыять шартларында ватандашлар белән уңышлы диалогны үстерергә кирәк"

Казанда Татарстан Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды. Анда агымдагы елдагы эшкә йомгак ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Координация Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чара Татарстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкиллекләре җитәкчеләре катнашында узды.

“Ватандашлар белән уртак эшебез федераль хакимият органнары тарафыннан югары бәяләнде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. –  Ватандашларның җиденче Бөтендөнья конгрессында республика делегациясенең катнашуы йомгаклары буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан эшебезгә рәхмәт белдерелгән хат алынды. Татарстан ватандашлар белән аеруча әйбәт эшләүче федерация субъектларыннан берсе буларак бәяләнде”.

Фәрит Мөхәммәтшин, узып баручы елга йомгак ясап, мөһим вакыйгаларның берсенә – Бөтенроссия халык санын алуга аерым тукталып үтте. “Без үз телебезне, традицияләребезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, санын саклау зарурилыгы буенча бурычлар куйдык, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы. – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма конгрессы бу җәһәттән зур аңлату эше алып барды”. 

Фәрит Мөхәммәтшин быел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителүнең зур әһәмияткә ия булуын искәртте. “Төп чаралар планы расланды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Аны тормышка ашыруга республиканың барлык хакимият органнары, Татарстан оешмалары һәм вәкиллекләре җәлеп ителде. Чаралар кысаларында чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз, федерация субъектларындагы татар иҗтимагый оешмалар активы, шул исәптән онлайн-режимда, катнашты”.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, дөньядагы катлаулы вазгыять шартларында ватандашлар белән нәтиҗәле диалогны үстерергә кирәк. Бу юнәлештә билгеле бер уңышларыбыз да бар. Ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы, Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары ягыннан зур эш башкарылды.

Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларның ихтыяри күченүенә ярдәм итү буенча республика дәүләт программасын тормышка ашыру барышына борчылуын белдереп үтте. Аерым алганда, быел бу максатка юнәлдерелгән федераль субсидияләрнең 50 проценттан кимрәге генә үзләштерелгән. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованы, эчке эшләр министры Артем Хохоринны бу эшне көчәйтергә чакырды.

Быел мәгариф өлкәсендә ватандашлар белән эшләү йомгаклары турында мәгариф һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин сөйләп үтте. Хәзерге вакытта Россиянең 28 субъектында татар теле өйрәтелә, якшәмбе мәктәпләре эшли. Бу мәгариф оешмаларында 1,1 меңнән артыграк татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт итә, диде ул. Министр әйтүенчә, “Ана теле” онлайн-мәктәбе татар телен өйрәнүчеләргә зур ярдәм күрсәтеп килә. Хәзерге вакытта онлайн-мәктәптә 28 меңнән артыграк кеше теркәлгән. Шуның 1 меңнән артыграгы – чит илдә яшәүчеләр.

Ватандашлар белән мәдәни элемтә, элеккечә үк, актив төстә алып барыла. Быел гына да 450дән артыграк чара үткәрелгән. Быел Россиянең 56 төбәгендә һәм 33 илдә 386 сабантуй үткәрү планлаштырылган. Әмма эпидемиологик вазгыятьнең авыр булуы сәбәпле, бары тик 119 сабантуй гына үткәрелгән. 

Быел Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар белән сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлек буенча эш төркеме булдырылган.

Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов искәртеп үткәнчә, 2021 елда чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге партнерларыбыз белән икътисади чараларны тормышка ашыру буенча 30 килешү төзелгән. Аның әйтүенчә, бизнес вәкилләренең берлектә эшләвенең иң мөһим формалары – “КазанСаммит” һәм “Татарстанның эшлекле партнерлары форумы”.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.