Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Яңа демократик Россиянең төп кануны 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде, һәм менә инде утыз елга якын аның төп өлешләре какшамас нигез булып тора. Граждан хокуклары һәм ирекләренең үзгәрмәс статусы, дәүләт бердәмлеген һәм территориаль бөтенлекне саклап калу, идеология төрлелеге, ирекле сайлаулар һәм күппартиялелек, киң социаль гарантияләр нәкъ менә шундыйлардан...

Барыбызның да хәтеребездә: хәзерге Россия Федерациясе Конституциясе үзенең тормыш юлын бик авыр тарихи чорда «ярып» барды. Үткән еллар иң югары юридик көчкә ия булган Төп законның яхшы ниятләр декларациясе генә булмавына горурланырлык тагын бер ныклы дәлил икәнен күрсәтә. Ул – Россия җәмгыятенең төп кыйммәтләр буенча һәрьяклап үлчәнгән ризалык акты, моның шулай икәнен 2020 елның җәендә узган төзәтмәләр буенча Бөтенхалык тавыш бирү дә тагын бер мәртәбә раслады. Күпмилләтле дәүләтебезнең үсеш юнәлешен билгеләүче бу «тере», чын мәгънәсендә эшләүче документ булдыру һәм берләштерү эшчәнлегендә җитди роль уйнады. Социаль-сәяси тотрыклылыкка нигез салды, илебезнең дөньякүләм абруен ныгытуга ярдәм итте. Федерализм, ярдәмләшү принципларын Конституция белән беркетеп, барлык төбәкләрнең хокуклары тигезлеген тәэмин итте, аларга икътисадый үсеш юлларын иҗади һәм үз җаваплылыгында сайларга мөмкинлек бирде. Мондый алымның дөрес булуына үрнәк – безнең республика. Демократик яңарыш ярдәмендә без көчле норматив хокукый нигез булдырдык, сәнәгать сәясәтендә, социаль сәясәттә, рухи өлкәдә һәм халыкның муллыгын арттыруда күзгә күренерлек нәтиҗәләргә ирештек. Бүген Татарстан – Россиянең горурлыгы һәм терәге булган иң куәтле һәм динамик үсештәге төбәкләренең берсе.

Кадерле татарстанлылар! Һичшиксез, Ватаныбызны көчле һәм бай итәр өчен, әле бик күп хезмәт куярга кирәк. Ышанам ки, бу юлда Россия Федерациясе Конституциясенә хөрмәт һәм аның хокукый нормаларын тайпылышсыз үтәү уңышның мөһим өлеше булып тора. «Яратып башкарылмаган эшнең нәтиҗәсе дә булмас», диләр халыкта. Әйдәгез, Ватаныбыз алдындагы бурычыбызны үтәү һәм куелган максатларга тиз арада ирешү өчен, бер-беребезгә җаваплылык хисен тоеп эшләүне телик. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, имин һәм тыныч еллар телим!



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.