Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Волонтерлар үзләренең социаль яктан җитлеккән һәм киң күңелле булуларын күрсәтә"

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган «Игелекле Татарстан» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Парламент башлыгы республика Президенты, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән конкурста җиңүчеләрне сәламләде.

Бүләкләү тантанасы алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин ирекле оешмалар вәкилләре һәм волонтерлар белән аралашты. Ул волонтерлар эшенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм республикада волонтёрлар хәрәкәте географиясен киңәйтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте. «Мин еш кына республика районнарында булам, авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга һәм өлкәннәргә дә сезнең ярдәм кирәк», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Волонтерлар шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга иреклеләр хәрәкәтләр һәм бүген Татарстанда тәкъдим ителгән проектлар турында сөйләделәр. Волонтер-экологлар чүп-чар җыю буенча «Чиста уеннар» проектында катнаша, «Яшь күңелләр» төбәк үзәге көмеш яшьтәге волонтерларын җәлеп итә, волонтёр-медиклар өлкән кешеләр һәм үзизоляциядә булучыларга кирәкле дарулар сатып алып, адреслы ярдәм күрсәтә. Волонтерлар хәрәкәтенең гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм итүче вәкилләре дә бар.

Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларга ТР халыклары ассамблеясенең үзбәк диаспорасы вәкилләренең Казанның ковид госпитальләре табибларына һәм авыруларына ярдәм сыйфатында пылау әзерләүләре, башка милләт вәкилләренең дә  алар үрнәгенә иярүләре турында сөйләде. «Россиядә, аерым алганда, Татарстанда мохтаҗларга ярдәм итү һәрвакыт булды. Әмма хәзер бу максатчан характер ала. Өстәвенә, мин бу эшчәнлектә яшьләрнең ныграк җәлеп ителүенә бик шат, чөнки бу эш аша яшь кешеләрне тәрбияләү һәм өлкән буыннардан ярдәм итү буенча тәҗрибә уртаклашу бара», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин, иң катлаулы шартларда волонтерларның социаль яктан җитлеккән һәм көчле рухлы булуларын билгеләп үтте.  Зур җаваплы халыкара чаралар уздыруда катнашу, балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү, хастаханәләргә һәм хосписларга ярдәм итү, Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бик мөһим.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1 247 ирекле берләшмә эшли, 88 меңнән артык кеше волонтёр булып тора. Татарстан Республикасы өч ел дәвамында «Игелекле эшләр регионы» ирекле инициативаларга ярдәм итү бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Фәрит Мөхәммәтшин быел республика Президенты ярдәме белән 2023 елга кадәр ел саен 17,5 млн. сум күләмендә финанслау белән ирекле ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы кабул ителүен искәртте. Ул Татарстан алга таба да волонтерлык инфраструктурасын камилләштерү буенча барлык кирәкле чараларны кабул итәчәгенә ышаныч белдерде. «Без сезнең эшегезне югары бәялибез һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип тәмамлады үз чыгышын парламент рәисе.

«Игелекле  Татарстан» премиясе хәзерге форматта беренче тапкыр уздырыла, элек әлеге конкурс «Доброволец года» (2010-2016еллар), «Доброволец Татарстана» (2017-2020еллар) дип исемләнгән иде. Конкурс дүрт этапта, 18 номинация буенча уза. Анда коллективлар һәм аерым кешеләр катнаша ала. Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча конкурска Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегеннән 270дән артык гариза кергән. Моннан тыш, волонтёрлар аерым билгеләп үтелгән, алар яңа коронавирус инфекциясе (СOVID-19) белән көрәштә үзләрен аеруча ачык күрсәткән.  Һәр номинациядә җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.