Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин яшь геройларга: “Үз үрнәгегез белән сез гамәлдәге кыйммәтләрнең беркайчан да үз әһәмиятен югалтмаячагын һәм Ватаныбызның ышанычлы терәге булачагын исбатлыйсыз”

Фәрит Мөхәммәтшин яшь геройларга: “Үз үрнәгегез белән сез гамәлдәге кыйммәтләрнең беркайчан да үз әһәмиятен югалтмаячагын һәм Ватаныбызның ышанычлы терәге булачагын исбатлыйсыз”

Бүген Казанда «Безнең заман геройлары» республика иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Әлеге проект кысаларында тыныч вәзгыятьтә кемнеңдер тормышына куркыныч янаганда батырлык эшләгән кешеләрне хөрмәтлиләр. Республика җитәкчелеге исеменнән Татарстаннан һәм Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән килгән яшь геройларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Көндәлек тормышта һәрвакыт батырлыкка урын бар, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - кемдер, уйлап та тормыйча, кешеләрне коткару өчен янып торган утка ташлана, кемдер ялгыз картны гаиләсенә ала, кемдер авыр чирне җиңәргә үзендә көч табып тормышны яңадан башлый". 

"Безнең заман геройлары", парламент башлыгы әйтүенчә, критик вәзгыятьтә батырлык һәм тәвәккәллек күрсәткән, намуслы, игелекле эшләр һәм гамәлләр кылучы кешеләр, кемнәрдер, һөнәре буенча, кайчакларда көн саен батырлыклар  эшли. Чөнки вөҗдан һәм намус шулай куша...

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүген яшь геройларны гына түгел, андый геройларны тәрбияләгән, аларны битараф булмаска өйрәткән ата-аналарны да хөрмәтлиләр. «Без республиканың киләчәген тәэмин итәрлек лаеклы буын үстерәбез», - дип йомгак ясады парламент җитәкчесе.  

"Мондый геройлар аз түгел, әмма алар турында еш кына киң җәмәгатьчелек белми, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - шуңа күрә без бу кешеләр турында сөйләшергә кирәк дигән уйга килдек. Һәм ул вакытта аларның батырлыгы башкалар өчен үрнәк булачак".

“Безнең заман геройлары” иҗтимагый премиясе 2013 елдан ел саен “Яшь Гвардия” эгидасы астында, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. «Безнең заман геройлары» проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 2016 елдан ул республика статусында гамәлгә ашырыла. Соңгы дүрт елда 76 татарстанлы премия лауреаты булды. Узган ел Татарстан халкының гомерен саклап калу өчен сәламәтлекләрен куркыныч астына куючы медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемия чорында ярдәм күрсәтүче волонтерлар бүләкләнде.

2019 елда премия форматы киңәйде. Аның кысаларында хәзер ел саен Кече Геройлар форумы уза.

Быел 26 өлкән кеше һәм 15 бала "Безнең заман герое" һәм "Яшь герой" истәлекле күкрәк билгеләренә ия булды. Фәрит Мөхәммәтшин унике яшьлек каһарман Алексей Афанаскога (Саратов өлкәсе, Энгельс шәһәре), унбиш яшьлек Данир Мөхәммәдиевка (Башкортстан Республикасы), унөч яшьлек Ансар Нурушевка (Самара) һәм унөч яшьлек Алан Үтәшевка (Татарстан, Әлмәт шәһәре) күкрәк билгеләрен тапшырды.

Алексей Афанаско дача бистәсендә сугару сулыгына баткан тугыз яшьлек баланы коткарган. Яшь герой малайның суга егылуын күргән, аның артыннан сикергән һәм ярга тартып чыгарган.

Данир Мөхәммәдиев бабасы янына кунакка килгән бәләкәй малайның гомерен саклап калган. Малай Кызыл елгасында су коенырга уйлаган, әмма суда бата башлаган. Данир тиз генә суга ташлана һәм бата башлаган баланы эләктереп ала. Башка егетләр ярдәме белән ул аны судан алып чыга һәм табиблар килгәнче реанимацияләргә тырыша.

Ансар Нурушев та суга батучыны коткарган. Бер малай  елга өстендәге  бозда шуып йөри һәм боз ярылып суга төшеп китә. Ансар кемнеңдер ярдәмгә чакыруын ишеткәч йөгереп килеп батып барган малайны коткара һәм аны үз өенә алып китә. Әнисе Ансара малайга беренче ярдәм күрсәтә һәм булган хәл турында аның әти-әнисенә хәбәр итә.

30 августта Алан Үтяшев Әлмәт паркында дуслары белән була. Ниндидер мизгелдә койма ава башлады. Алан янәшәсендә басып торган дустын этеп җибәрә һәм койма авырлыгын үз өстенә ала.

Әлеге геройлар арасында Әлмәт районыннан Ленар Дәүләтшин да бар. Ул Алабугада Шишкин буасына батучы ике кызны коткарган. Түбән Кама районыннан килгән уналты яшьлек Илья Матюшенцев,  йорт януын күреп анда яшәүчеләрне уята һәм янгынны сүндерергә ярдәм итә.

"Барлык геройларны кайнар йөрәк,  мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга әзер булу берләштерә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм яшь геройларга битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде, - Сез әйләнә-тирәдәге хәлләр өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алдыгыз, үзегез өчен шәфкать, батырлык һәм игелек юлын сайладылар. Үз мисалларыгыз белән сез бу кыйммәтләрнең беркайчан да әһәмиятен югалтмаячагын һәм бөек Ватаныбызның ышанычлы терәге булачагын күрсәтәсез".



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.