Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак Татарстанга килде

Бүген Татарстанга РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Андрей Турчак бүген Иннополиста Цифрлы икътисадны үстерү советы утырышын уздырачак. Чарада катнашучылар икътисадта һәм социаль өлкәдә ясалма интеллект технологияләрен гамәлгә кертүгә һәм Россиядә ясалма интеллект нигезендә гамәли чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү өчен хокукый база булдыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Моннан тыш, утырышта ясалма интеллект өлкәсендә стандартлаштыруны үстерү, аны мәгарифтә һәм медицинада куллану, Россия уйлап табучылары өчен ярдәм чараларын формалаштыру буенча тәкъдимнәр каралачак.

«Утырыш темасы бик актуаль, ясалма интеллектның яңа технологияләрен үстерүгә кагыла, - дип басым ясады Андрей Турчак, - бу мәсьәләдә балансны саклап калу мөһим: бер яктан ясалма интеллект үсешен законнар белән тәэмин итү, икенче яктан - гражданнарыбызны яклауны тәэмин итү. Шәхси мәгълүматларның кагылгысызлыгы гарантияләрен закон дәрәҗәсендә ныгытырга кирәк ". Андрей Турчак шулай ук хәбәр иткәнчә, Федерация Советының язгы сессиясе кысаларында сенаторларга, илебездә ясалма интеллект технологияләре үссен өчен, берничә закон проектын кабул итәргә кирәк булачак.

Хәзерге вакытта, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, Россиядә ясалма интеллект проблемалары белән шөгыльләнүче иң эре алты үзәк булып, алар арасында  Татарстан да бар. 

Бүген утырыш кысасында ясалма интеллект һәм цифрлы икътисад өлкәсендә Иннополис университеты һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидент компанияләре эшләнмәләрен тәкъдим итү булачак.

Көннең икенче яртысында Андрей Турчак «Бердәм Россия» партиясенең 2021 елда волонтерлык үзәкләре эше йомгаклары турында видеоконференция эшендә катнашачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.