Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Иннополиста Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү Советы утырышы узды

Иннополиста Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү Советы утырышы узды

22 декабрьдә Иннополиста РФ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак цифрлы икътисадны үстерү Советы утырышын уздырды, анда икътисадта һәм социаль өлкәдә ясалма интеллект технологияләрен кертү мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, профильле федераль һәм республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучылар Россиядә әлеге өлкәдә хокукый база формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, Татарстан илдә IT-өлкәне үстерүдә лидерларның берсе. Татарстан Республикасы IT-индустриясендә 3 мең компания һәм 40 меңнән артык белгеч бар. "Бу күп кенә юнәлешләр буенча комплекслы эш нәтиҗәсе. Беренче чиратта, без тиешле инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирәбез", - дип белдерде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиядә беренче IT-парк 2009 елда Казанда ачылган. Татарстанда илдәге беренче Иннополис югары технологияләр шәһәре уңышлы эшли, ул үзендә махсус икътисадый зона, фәнни-мәгариф инфраструктурасы һәм уңайлы шәһәр мохитен берләштерә.

Төп темаларның берсе ясалма интеллект белән бәйле технологияләрне хокукый җайга салу булды. Аерым алганда, мәгълүматларның куркынычсызлык мәсьәләләре, шулай ук илдә IT-белгечләрне әзерләү һәм тотып калу мәсьәләләре каралды.

РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары, Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү советы рәисе Андрей Турчак белдергәнчә, бу ел илебездә ясалма интеллектны үстерү өчен аеруча мөһим булды. Аның сүзләренә караганда, Россиянең ясалма интеллект белән бәйле хокукый кырында күп кенә мәсьәләләр хәл ителмәгән әле. Аерым алганда, терминның юридик төшенчәсе билгеләнмәгән, шулай ук технология үсешендә авторлык хокукы исәпкә алынмаган.

Утырыш нәтиҗәләре буенча ясалма интеллект технологияләрен алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр кертелгән карар проекты кабул ителде.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
День города. Альметьевска. 17 октября 1987 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.