Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлык үзәкләренең эш йомгаклары турында «Бердәм Россия» партиясе видеоконференциясендә катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлык үзәкләренең эш йомгаклары турында «Бердәм Россия» партиясе видеоконференциясендә катнашты

Бүген Казанда видеоконференция режимында «Бердәм Россия» партиясенең волонтерлык үзәкләре эшенә йомгак ясалды. Утырышны “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Секретаре Андрей Турчак үткәрде. Анда шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм партиянең башка вәкилләре катнашты.

«Икенче ел рәттән 80 мең волонтер кешеләргә, медицина хезмәткәрләренә булыша. Күпләр ял һәм бәйрәм көннәрендә эшли, үз көчләрен, вакытын, ресурсларын тормышта авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү өчен сарыф итә", - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Андрей Турчак, - партия пандемиянең беренче көннәреннән башлап һәр төбәктә волонтерлык үзәкләре ачты".

2021 ел нәтиҗәләре буенча партиянең волонтер машина йөртүчеләре 287 мең тапкыр йөртергә чыкканнар. "Алар табибларны эшкә алып бардылар, эштән алып кайттылар һәм алар белән авырулар янына йөрделәр, пациентларны  медицина учреждениеләренә алып килделәр, дарулар илтеп бирделәр. Волонтер машина йөртүчеләр булышлыгы нәтиҗәсендә без табибларның транспортка ихтыяҗын тулысынча диярлек яптык. Бу иң кирәкле юнәлешләрнең берсе булды һәм ул хәзер дә дәвам итә", - дип басым ясады партия генсоветы Секретаре.

Ул шулай ук быел "Бердәм Россия" волонтерлары авыру гражданнарга 2 миллионга якын дарулар комплектын, шулай ук кызыл зоналарда эшләүче медиклар өчен 10 миллионнан артык азык-төлек җыелмасын һәм кайнар ризык китерделәр, дип өстәде.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе волонтерлар үзәгенең  коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

«Бүгенге көндә бөтен республика буенча партиядән 170тән артык волонтер эшли, вазгыять һәм өстәмә ресурслар кирәк булган очракта, аларны арттыру өчен резерв бар. Без, Россиянең барлык субъектлары кебек үк, шәһәр һәм авылларда яшәүче авыру, аз керемле кешеләргә ярдәм итүче волонтерларга актив кушылдык», — диде парламент башлыгы.

Аның әйтүенчә, җәй көне азык-төлек продуктлары һәм дарулар тарату өчен автоволонтерлар җәлеп ителгән. «Без аларны бушлай ягулык карталары белән тәэмин иттек. Безнең партия активы, яшьләр, волонтерлар, табиблар пандемия вакытында хәл итәргә туры килгән әлеге проблемага бик җаваплы карадылар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бердәм Россия" партиясе ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итү турында "Волонтер медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде. Кыз Казан дәүләт медицина университетының алтынчы курсында укый һәм 2012 елдан волонтер булып тора. Ул  республика волонтерларына актив ярдәм иткәннәре өчен партиянең төбәк бүлегенә рәхмәт белдерде.

«Хәзер безнең иреклеләр штабында мохтаҗларга һәм авыруларга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча ярдәм итүче җиде меңнән артык кеше бар, - диде ул, – волонтерлар өчен иң зур бүләк – без ярдәм иткән кешеләрнең рәхмәтле карашлары. Партия ярдәмендә волонтерлар ягулык карталары, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителде".

Утырыш азагында Андрей Турчак Дәүләт Думасы инде язгы сессиядә волонтерларны мәҗбүри медицина иминләштерүе турындагы мәсьәләне караячагын әйтте. Ул барлык төбәкләргә дә волонтерлар белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итәргә кушты.

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.