Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейболчыларын җиденче Россия Кубогы белән котлады
ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм "Динамо-Ак Барс" волейбол клубы җитәкчеләренә Татарстан командасының Россия Кубогы ярышларында җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады.
"Сезнең спортны үстерүгә керткән ярдәмегез һәм игътибарыгыз нәтиҗәсендә республикада спорт өлкәсендә иң югары казанышларга ирешелә, - диелә республика Президенты исеменә килгән телеграммада. - Безнең спортчы кызлар кискен һәм киеренке көрәштә искиткеч уңышка ирештеләр, җиденче тапкыр Кубок яуладылар".
"Динамо-Ак Барс" клубы президенты Леонид Барышевка һәм "Динамо-Ак Барс" хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка юлланган телеграммада Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, җиденче Россия кубогы профессиональ уен һәм уенчыларның, тренерларның, гомумән бөтен команданың зур хезмәте нәтиҗәсе булды.
"Җиңүнең бәхетле мизгелләрен бүләк иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез", - дип яза республиканың Волейбол федерациясе президенты.
Фәрит Мөхәммәтшин барысын да Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлаган һәм командага нык сәламәтлек, югары спорт нәтиҗәләре һәм истә калырлык яңа җиңүләр теләгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|