Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Сайлаучылар наказларын гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып бару мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлары белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр дә катнашты.

Төп тема – Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативаларын алга сөрү турында фикер алышу.

Исегезгә төшерәбез, бу – РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш яңа сайланган депутатлары белән әлеге форматта беренче очрашу. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан 15 депутат сайланган, шуларның 10сы – беренче тапкыр. «Быел Дәүләт Думасында безнең республиканың вәкиллеге сизелерлек яңарды, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып. - Мондый составта без зур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз, дип ышанам. Аларның өчесе – Дәүләт Думасы комитетларын җитәкли, икесе – комитет рәисләре урынбасарларын, калганнары – профильле комитетлар әгъзалары".

Татарстан Президенты узып баручы ел нәтиҗәләре турында кыскача гына хәбәр итте. Аерым алганда, 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты 3,2 трлн. сум. Сәнәгать җитештерүе индексы – 108,3%. Төяп җибәрелгән продукция күләме – 3,8 млрд. сум. Бу күрсәткечләр икътисадның җанлануы турында сөйли, дип саный Рөстәм Миңнеханов, әмма тынычланырга ярамый. Уңай динамиканы саклап калу мөһим. "Барлык предприятиеләр дә үз җитештерүләрен тулысынча торгыза алмаган әле. Аларга ярдәм итү эшен дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес та игътибар таләп итә", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сайлаучылар наказларын үтәү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Быел сайлау кампаниясе кысаларында 5 414 наказ бирелде. Аларның бер өлеше, Татарстан Президенты сүзләренчә, республика программаларын формалаштыру турында карарларда чагылган инде. Федераль программалар һәм илкүләм проектлар кысаларында берничә наказ гамәлгә ашырылачак. "Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркемнәре эшчәнлеге сайлаучылар наказларын үтәүгә юнәлдерелергә тиеш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, республика мәнфәгатьләрен алга этәрү буенча закон чыгару эшчәнлеген алып бару, закон чыгару инициативаларын алып бару, беркетелгән сайлау округларында эшләү уртак эшнең өстенлекле бурычлары булып кала, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, алдагы наказлар буенча «юл картасы» 90%ка диярлек үтәлгән.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, быел Татарстан 24 федераль программада һәм 12 илкүләм проектта тәкъдим ителгән, алар кысаларында 555 объект тапшырылган.

"Хәзерге вакытта бик күп федераль программалар гамәлгә ашырыла, аларда төбәкләр дә актив катнаша ала, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Безгә бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк".

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алып баруга килгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш эшли башлаганнан бирле 12 закон чыгару инициативасы эшләнде һәм РФ Дәүләт Думасына җибәрелде, шуларның 3 проекты федераль закон статусына ия булды, дип ассызыклады. Хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасының профильле комитетларында Татарстанның 7 закон чыгару инициативасы карала. Парламент башлыгы Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.

Татарстан Президенты куйган бурычларны тормышка ашыру өчен РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышында федераль һәм республика депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында профильле юнәлешләр буенча 17 эш төркеме төзелде. Россия парламентының түбән палатасында Татарстан депутатының координаторы итеп Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эш төркемнәре эшчәнлеген җайга салуны һәм гомуми җитәкчелек итүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлгә ашыра.

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча төзелгән һәм соңгы еллар дәвамында эшләп килүче Татарстан депутатлары һәм башкарма хакимият органнарының уртак эш механизмы үзенең нәтиҗәлелеген раслады.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.